Матурлык яратучының күңеле дә матур була
Даниил Митрофанов туган ягыбыз матурлыгын кәгазьгә төшерә
Җирлегебездә талантлы балалар аз түгел. Даниил Митрофанов – шундый булганнарның берсе. Аның рәсемнәрен 10 яшьлек бала эше димәссең!
– Балалар бакчасына йөргәндә, тәрбияче Рүзилә Әхмәтова улымның рәсем ясарга сәләтле булуын, шушы сәләтне үстерергә кирәклеген искәртеп, Даниилны балалар сәнгать мәктәбенә укырга бирергә тәкъдим итте. Улым күпчелек гуашь белән ясарга ярата. Буяулар, альбом, карандашларны махсус кибетләрдән сатып алабыз, – ди әнисе Ания Митрофанова.
Даниил – Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучысы. Райондашларыбыз аны узган елның “Ел укучысы” буларак беләдер. Мәктәптә үткәрелгән рәсем бәйгеләрендә егетнең катнашмый калганы юк. Көзге бал, Яңа ел бәйрәме һәм башка чараларда ул ясаган рәсемнәр әллә кайдан күзгә ташлана.
– Даниил – иң талантлы укучыларымның берсе. Рәсемне күчереп, сурәтнең ике тамчы су кебек охшаш нөсхәләрен ясарга ярата. Күпчелек гуашь белән эшлибез. Әле менә йон, киез кайтарттык. Йоннан төрле эшләнмәләр ясый башладык. Даниил сувенир итекләрне, башмакларны бик яхшы ясый. Дүртенче ел шөгыльләнәбез, аның сәләте елдан-ел ныграк ачыла бара. Дөрес композиция төзи белүе, төсләрне унисонда куллануы да үзгә Даниилның, – ди сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Талипова, укучысы белән горурланып.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Митрофановларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев