Машина белән идарә итү хокукын кемгә тапшырырга мөмкин һәм Татарстанда кайчан ышанычнамә кирәк?
Бу нинди очракларда мөмкин һәм йөртүче нинди критерийларга туры килергә тиеш
Машина белән идарә итү хокукын татарстанлылар теләсә кемгә диярлек: гаилә әгъзасына, дустына яки танышына тапшыра ала. Бу нинди очракларда мөмкин һәм йөртүче нинди критерийларга туры килергә тиеш – «Татар-информ» материалында.
Транспорт чарасын идарә итү хокукына тиешле категориядәге йөртү таныклыгы булганнар, шулай ук руль артына утыруга комачаулый торган башка чикләүләре булмаганнар (мәсәлән, исерек хәлдә булу) ия була ала.
Автомобиль белән идарә итү хокукын башка кешегә тапшыру өчен, бу кешене ОСАГОга яздырырга кирәк, әгәр полис йөртүчеләрнең чикле исемлеге белән булса, «чикләүләрсез» тарифына яңартырга кирәк була.
Ышанычнамә кайчан кирәк була?
Ышанычнамә бары тик башка кеше машина белән бәйле юридик эшләр башкарганда гына кирәк булачак. Мәсәлән, техник карау узу, транспортны сату яки исәпкә кую.
Башка очракларда, шул исәптән автомобиль белән идарә итү хокукы өчен, ышанычнамә кәгазе таләп ителми.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев