Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәрне үзгәртеп булмый

Әмма Резедасы авыл җирен ошатма­ды. Унбер сыйныфтан соң бер җирдә дә укымаганга, махсус белеме булмаган­га күрә, ул монда акыл хезмәте белән бәйле эшкә урнаша алмады. Ә инде физик хезмәтне үз итмәгәндерме, ки­лен булып килгән йортта мал-туар ка­рау, көянтә белән су ташу һәм ашарга әзерләү, чүп утау һәм бәрәңге күмү ке­бек эшләр аның өчен авыр җәза булып чыкты. Авыл тормышына күнегәсе һәм ире корган хуҗалыкны үз итеп, теш- тырнагы белән ябышып ятасы урын­да, ул үзен вакытлыча эшкә ялланган кебек тотты. Ә бервакыт, түземлеген җуеп, эченә җыелган ризасызлыгын тышка чыгарды:

(Дәвамы. Башы 6 апрель санында).

Резеда Сәлимҗанның , нәзакәтләнмичә, турыдан ярып ни өчен авылга чакыруын башта ук аңлаган иде. Ул, әлбәттә, бик теләп риза булды. Алар авылга бергә кайтып төштеләр һәм бергә яши башладылар. Сәлимҗан хатынын яратмады түгел, яратты. Аңа – шәһәр кызы бит – күңеле булсын дип, балта белән эшләп тапкан акчасына ювелир әйберләр бүләк итте, затлы кием-салым һәм матур аяк киемнәре алып бирде. Атналар, хәтта ай буена ди­ярлек читтә эшләргә туры килгән оч­ракларда да хатыны янына аңа ошаган бүләкләр юнәлтеп кайта торган булды.

Әмма Резедасы авыл җирен ошатма­ды. Унбер сыйныфтан соң бер җирдә дә укымаганга, махсус белеме булмаган­га күрә, ул монда акыл хезмәте белән бәйле эшкә урнаша алмады. Ә инде физик хезмәтне үз итмәгәндерме, ки­лен булып килгән йортта мал-туар ка­рау, көянтә белән су ташу һәм ашарга әзерләү, чүп утау һәм бәрәңге күмү ке­бек эшләр аның өчен авыр җәза булып чыкты. Авыл тормышына күнегәсе һәм ире корган хуҗалыкны үз итеп, теш- тырнагы белән ябышып ятасы урын­да, ул үзен вакытлыча эшкә ялланган кебек тотты. Ә бервакыт, түземлеген җуеп, эченә җыелган ризасызлыгын тышка чыгарды:

– Мондагы кара эш энә дә тотмаган кулларымны сөялләндереп бетерде. Алсу йөзем дә, кытыршыланып, кара- кучкыл төскә керде, – диде ул, кояшта янган яңакларына күрсәтеп. – Җүләр булганмын мин. Әгәр белгән булсам, аяк та басмаган булыр идем авылы­гызга.

Резеда авырлы булганлыктан, Сәлимҗан эндәшмичә тыелып кал­ды. Ул, балалары булгач, хатыны әле үзгәрер, ияләшеп китәр дип көтте, өметен өзмәде. Тик алай булып чык­мады. Ни хикмәттер, Илшатлары ту­гач, Резеданың баласына карата да аналарга хас хисләре ныклап уянма­ды, туктаусыз авылда ясле булмауга, бала карауның авырлыгына зарлан­ды. Халык әйтмешми, бүреккә салгач та, урманга караган бүре баласы кебек, һаман кыз булып үскән шәһәр җирен мактады. Шәһәрдәге җиңел генә кереп ашап чыга торган кафе-рестораннарны искә алды, биек үкчәле туфлиләрдән шык-шык басып йөри торган асфальт тротуарларны, заманында үзе очы­нып биегән танцы залларын теленнән төшермәде.

Баштагы чорда Сәлимҗан болар­га да түзде. Әмма уллары Илшат үсә төшкән саен, Резеданың үзен “ала кар­га” кебек тотуы, авылга гына түгел, ә иренә карата да ризасызлыгы, күңел бизүе көчәя генә барды. Юк-бар сәбәп табып, тавыш чыгарулар, урынлы- урынсызга бәйләнү һәм гаепләүләр гадәткә кереп китте.

– Син авылга кендегең белән ябыш­кан деревенщина...

– Син балта эшеңне һәм малаеңны гына яратасың...

– Янымда ятканда тир һәм тәмәке исе килә үзеңнән...

– Әтиең, төнлә кереп-чыгып йөреп, йокыдан уята...

Үз исеме төрләндерелгәнне кат- кат ишеткән карт әтисе ишек алдын­да сүтелмичә торган иске өйләрендә куна башларга мәҗбүр булды. Һәм ике ел элек, шунда кунганда йөрәге тотып, бу дөньядан китеп барды, бахыр. Әгәр яннарында булса, бәлки ул әтисен алып та кала алган булыр иде. Әмма үкенүдән ни файда...

Ике арада сиздерми генә башлан­ган киеренкелек һаман кискенләште. Көннәрдән бер көн хатыны, иренә әйтмичә, һәм улын калдырып, бер атна буена шәһәрдә торып килгәннән соң, гаиләнең иминлек тәсбихы өзелер дәрәҗәгә җитте. Әлеге тәсбихның баш төймәсе, Мәрьям анасы булырга тиешле хатыны, ни сәбәптер, башлап үзе шуңа юл куйды. Йөрәген телгәләгән халәтне һәм хатынының кырыслыгын, “мин- минлеген” җиңәргә юл таба алмаган­га, Сәлимҗан эшеннән салгалап кайта башлады. Рәнҗүе, хәтер калуы көчле иде.

Ярый әле йөрәге янган вакытларда юанырга өендә магнит кебек тартып тора торган улы бар. Кайда гына китеп эшләсә дә, шул, сагындырып, кайтыр­га ашкындыра. Илшаты эт яратканга, ул аңа бәләкәйрәк чагында плюштан тегелгән эт алып кайтып биргән иде. Бу юлы, иртәгә алты яше тула дигән көнне, Сәлимҗан аңа чын, тере эт бүләк итәргә булды. Кызмача кайткан әтисе кулында туп кебек йомарланган эт ба­ласы күргәч, Илшатның никадәр нык шатланганлыгын гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Улының очы­нып сикергәләгәнен, муеныннан кы­сып кочаклап, әтисен кат-кат үпкәнен ана кеше читтән генә көнләшеп күзәтеп торды. Малаен котламады. Эткә Акбай дип Илшат теләгән исемне куштылар.

Бер атна читтә эшләп, икенче кай­туында Сәлимҗанның өйгә атлап керүе булды, малае, елап, моның тал­чыккан гәүдәсенә килеп сыенды.

– Нигә елыйсың, улым, нәрсә бул­ды?

Әләкләшергә ярамаганлыгын Илшат инде аңлый иде. Ләкин нык рәнҗүдән күңеле тулганга, тыелып кала алмады:

– Әнием минем Акбайны буага ба­тырып үтерде, – диде ул, үкси-үкси. – Сиңа эт кирәк түгел диде...

Сәлимҗан бозылышудан сыкраган күңелен басар өчен, тагын салып кайт­кан иде. Ташып чыккан ачуын көчкә тыеп, бер читтә боларны тыңлап тор­ган хатыны янына килде.

– Син нәрсә, этне батыртып үтергән байбикә хатынга әйләндеңме әллә?

Резеда, артык исе китмичә генә, балачактан күңеленә сеңгән карашын белдерде:

– Кеше түгел, эт бит ул. Эт, песи йоны кешедә аллергия чире китереп чыгара. Әни безнең, песи балалагач, балаларын Казан суына илтеп таш­лата иде.

– Шәп тәрбия алгансың икән. Этнең батканын Илшат күреп тордымы?

– Күрсә, нәрсә булган? Ир кеше бу­лып үссен.

Сәлимҗанның түземлеге бет­те. Үзен белештермичә, хатынының яңагына чалтыратып сугып җибәрде.

Шушы аяныч мизгелдән соң бо­лай да көйсез гаилә тормышының асты өскә килде. Моңарчы инде Резе­да бер-ике тапкыр авыл тормышына һәм күңеле кайткан “авыл мужигына” кул селтәп, бөтенләй китәргә җыенган иде. Шәһәрдәге уңышлы гына гаилә корган дус кызы белән телефоннан сөйләшеп тора бит.

(Ахыры бар).

Марсель Бакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама