Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Mercedes фургонын йөртүче зур тизлектә такталар төягән трактор арбасына килеп бәрелгән.
Көчле бәрелүдән трактор аугана, ә такталарның бер өлеше чит ил машинасы кабинасына керә.
«Фургон руле артында булган ир-ат урында ук һәлак булган. Һәлак булган ир-атны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», — дип уртаклаштылар агентлык белән авариянең шаһитлары.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-08-2021/mamadysh-yulynda-furgon-y-rt-che-taktalar-t-yalg-n-traktor-arbasyna-b-relep-lak-bulgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев