Малларга урамда йөрергә ярыймы?
– Урамда йөргән терлекләргә нинди чаралар күрелә? Расих Каюмов. Элемтә.
Әлеге сорауга район Башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров җавап бирә:
– Кош-корт, кәҗә-сарык һәм сыерлар урам тутырып йөрергә тиеш түгел! Йорт хайваннарын тотучы ихата хуҗалары тарафыннан гомуми таләпләр үтәлергә тиеш. Автомобиль юлы киселешләрендә, күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы бүлмәләрендә, ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында хайваннарның ирекле (контрольдә тотылмый торган) хәрәкәте булырга тиеш түгел. Йорт хайваннарын тоту турындагы законны бозган өчен физик затларга штрафның максималь күләме 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Закон буенча, хуҗалар хайваннарын йөртү тыелган зоналарга чыгарсалар, әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен 1-2 мең сум күләмендә штраф салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев