Мал асрасаң, ярдәм бар
Савым сыерлары һәм кәҗәләр өчен субсидия акчалары апрель аенда кайтачак. Район буенча сыер асраучыларга – барлыгы 11 млн сум, кәҗә тотучыларга 298 мең сум хөкүмәт ярдәме биреләчәк.
Россия һәм Татарстан хөкүмәте, авыл хуҗалыгы тармагында продукция җитештерүне арттыру, мал санын саклау максатында товар җитештерүчеләргә субсидияләр бирә. Акчалата ярдәм терлек һәм кош-корт асраучы шәхси хуҗалыкларга да күрсәтелә. Болар хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән әңгәмә кордык.
– Ренат Әзһәрович, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә нинди субсидияләр каралган?
– Терлекчелек һәм игенчелек тармакларының икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру максатында республика хөкүмәте федераль бюджеттан өстәмә финанслау юлы белән агымдагы елда районга 14,5 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Субсидияләрне күчерү ике этапта үтте: планлаштырылган чәчү мәйданнарына һәм минераль ашламалар алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга. Ашлама өчен субсидия, һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 30 килограмм кыр сые туплаган очракта гына бирелүен әйтергә кирәк. Шул рәвешле районга өстәмә ашлама алу өчен быел гына да 26 млн сум субсидия бирелде. Моннан тыш бәйсез ярдәм күрсәтү өчен игенчелек тармагына федераль бюджеттан 15,6 млн сум субсидия алынды. Терлекчелеккә килгәндә, реализацияләнгән сөт өчен гыйнвар, февраль айларына 1,3 млн сум субсидия кайтты. Башкача әйткәндә, һәр литр сөткә хөкүмәттән өстәмә 7 сум акча бирелде.
– Эш башлаучы фермерларга бирелүче грантлар белән дә таныштырсагыз иде.
– Хөкүмәттән грант алып, сөт яки ит җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә 3 млн сумга кадәр ярдәм күрсәтү каралган. Башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күләме – 1,5 млн сумга кадәр. Моннан тыш гаилә фермалары да грантларга исәп тота ала. Сөт яки ит юнәлешендәге мөгезле эре терлек асрау өчен – 30 млн сумга кадәр, башка төр авыл хуҗалыгы терлеге, кош-корт һәм балык үрчетү өчен 20 млн сумга кадәр грант отарга була.
– Шәхси хуҗалыкларга билгеләнгән ярдәм дә үз көчендәме?
– Әйе, шәхси хуҗалыгында бер сыер булганда, ветеринария хезмәте өчен киткән чыгымнарны да кертеп – 2300, ике сыер өчен – 3300, өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры тотучыларга 4300 сум күләмендә субсидия кайтачак. Кәҗә асраучыларга бер башка 500 сум исәбеннән акчалата ярдәм күрсәтү күздә тотыла.
– Шәхси хуҗалыгында күпләп мал асраучыларга каралган ярдәм дә бар иде бит әле.
– Әйе, күпләп терлек асраучыларга кече фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен кайтаруга дәүләт ярдәме билгеләнгән. Дәүләт программасы буенча биштән дә ким булмаган савым сыерына исәпләнгән кече ферма төзүчеләргә – 200 мең сум, сигездән дә ким булмаган савым сыерына исәпләнгән ферма тергезүчеләргә 400 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Өч яшьтән зуррак биягә азык сатып алу яки әзерләү өчен 3 мең сум исәбеннән субсидия бирелә. Терлек сатып алырга җыенучылар шуны белеп торсын: суеп сату өчен башмак тана, бер бозаулаган тана алганда – 30 мең сум; нәселле яки бер тапкыр бозаулаган тана сатып алганда – 40 мең сум субсидия алырга була.
Хәзер авыл халкы күпләп кош-корт алыр чак җитә. Аларга да субсидия бирелүен онытмаска кирәк. Әйтик, 50дән 100 гә кадәр кош-корт алганда, бер баш каз яки күркә өчен – 100 сум; үрдәккә – 80 сум; бройлер чебиенә – 30 сум акча каралган. Ярдәм алган очракта чебиләрнең һәм үрдәкнең баш санын – ике ай, каз һәм күркәнекен дүрт ай киметергә ярамый. Гомумән, хөкүмәт тарафыннан каралган субсидияләр малларның баш санын арттыру бәрабәренә шәхси хуҗалыкларда ит һәм сөт җитештерү күләмен арттыру һәм халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итүне күздә тота. Ярдәм алу өчен тиешле документларны әзерләргә иренмәскә генә кирәк.
Әңгәмәдәш –
Әлфинур Ногманова.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев