Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмати дәрес

Чираттагы укуны «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре үткәрде

Өлкән буын һәм инвалидлар арасында заманча мәгълүмат технологияләрен популярлаштыру, аларның җәмгыятьтә социаль яраклашуын арттыру буенча Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында системалы рәвештә укулар үткәрелә. Чираттагы укуны «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре үткәрде. Алар тарафыннан «Интернетта мошенниклык төрләре һәм ничек мошенниклар корбаны булмаска» темасы яктыртылды. Әңгәмә барышында куркынычсызлыкның төп кагыйдәләренә игътибар бирелде. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларына тулы җавап алдылар. Һәркемгә аңлаешлы әңгәмәләре өчен волонтерларга зур рәхмәт җиткерәбез.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев