Реклама
Яңалыклар
Ләйсәннән – пицца
Тәмле пиццаны өй шартларында да бик тиз һәм җиңел генә әзерләргә була.
Элек “пицца” дигән ризык барлыгын чит ил сериалларыннан күреп кенә белә идек. Пиццаны заказ буенча өйгә дә китертеп була икән дип гаҗәпләнгән истә. Хәзер “доставка” системасы Мөслимдә дә барлыкка килде. Тәмле пиццаны өй шартларында да бик тиз һәм җиңел генә әзерләргә була. Духовкада гына түгел, хәтта газ өстендә дә! Коллегабыз Ләйсән Әхмәтовадан ун минутта әзер булучы өй пиццасы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен өч йомырка, биш аш калагы майонез, биш аш калагы он, тәменчә тоз.
Эчлек өчен казылык, помидор, тозлы кыяр, суган, сарымсак, кетчуп кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе сыек камыр әзерләү өчен йомырка, майонез, он һәм тозны яхшылап болгатыгыз. Антипригар өслекле табага камырны агызыгыз. Өстенә җайлап кына кетчуп агызып сөртегез. Яшелчә һәм казылыкны турагыз да үзегез теләгән тәртиптә камыр өстенә салыгыз. Иң өскә сырны угычтан кырып саласы. “Ялкау” пицца табада якынча ун минутта әзер булачак.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев