Лотереяга әйбер отсаң
Димәк 4 мең сумнан күбрәк һәм 15 мең сумнан азрак суммада төрле отыш рәвешендә керем алган салым түләүчеләр керем суммасын декларациядә күрсәтергә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2022нче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Физик затлар 15 мең сумга тигез яисә арткан һәр суммадан отыш рәвешендә керем алган очракта лотерея операторлары яисә таратучылары һәм букмекер контораларында һәм тотализаторда үткәрелүче отышлы уеннарны оештыручылар салым агентлары булып исәпләнә. Нәкъ менә аларга физик затлар кеременә салымны исәпләү һәм тотып калу йөкләнгән, дип хәбәр итәләр ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән.
Әгәр отыш әлеге суммадан артмаса, гражданнар салымны мөстәкыйль рәвештә түли. Бу хакта РФ салым кодексының 228 маддәсе 5 пунктында язылган.
РФ Салым кодексының 217 маддәсе 28 пункты нигезендә 4 мең сумнан артмаган отышларга салым салынмый. Ягъни ел дәвамында отышлар бәясе әлеге суммадан артмаса, НДФЛ түлисе һәм 3-НДФЛ буенча декларация тапшырасы юк.
Димәк 4 мең сумнан күбрәк һәм 15 мең сумнан азрак суммада төрле отыш рәвешендә керем алган салым түләүчеләр керем суммасын декларациядә күрсәтергә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2022нче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Быел декларацияне тапшыруның соңгы көне – 2022нче елның 4 мае. Физик затлар кеременә салымны 2022нче елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк, диләр ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хезмәткәрләре.
Кыйммәтле призлар: автомобильләр, электроника яисә туристик юлламалар белән үткәрелгән реклама акцияләре уеннарындагы призларга салым 35 процентлы ставка буенча салына. Реклама акциясен оештыручы отышны түләгәндә салымны тотып кала. Приз натураль формада булганда оештыручы тотылмаган салым хакында акциядә катнашучыга һәм салым органнары хакында хәбәр итә. Җиңүче салымны белдерү кәгазе буенча түләргә тиеш, дип хәбәр итәләр ТР буенча Россия Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев