Әлмәтлеләргә су кирәк!
Ике авылны берләштергән Әмәкәй авыл җирлегендә халык җыены тыныч үтте. Җыелышка килгән халык мәсьәләләрне тавыш күтәрми генә, уртага салып сөйләште, башкарасы эшләрне барлады.
Аңлашылмаучанлыкларны хәл итүдә зирәк өлкәннәрнең ярдәме тия. Былтыргы җәй шактый үзенчәлекле булды. Корылык су куллануны да чамадан тыш арттырды һәм авырлыклар тудырды. Башка еллар белән чагыштырганда, судан кулланганда электр энергиясе өчен түләү өч мәртәбә артты. “Суүткәргечләрнең иске булуы – җирлекне борчыган иң зур проблема. Ел дәвамында торба җиде урыннан тишелде һәм ремонтланды”, – ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова.
Әлмәт авылында су белән тәэмин итү системасы эшли, тик су эчәрлек түгел, ди авыл халкы. Суны Яр Чаллыга тикшертергә дә җибәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре су составында тимернең нормадан бик күпкә артык булуын күрсәткән.
Әмәкәйдә үзара салымны – 1 мең сумнан, ә Әлмәт авылында 4800 сумнан җыярга дип карар кылганнар. Бүгенге көндә Әлмәт авылы халкы үзара салымны тулаем җыеп бетереп, банкка салып куйган. Әмәкәйлеләр 74 мең сум акча җыйганнар. Әлеге средстволарга Әлмәттә яңа су скважинасын казу, системасын эшләү, клуб каршына яктырткыч кую планлаштырыла. Әмәкәй авылында исә үзара салым хисабына зират коймасын алыштыру, профильләр, торбалар алу, күперләргә, урам юлларына ремонт үткәрү күздә тотыла. Су башнясын койма белән әйләндереп алырга да уйлыйлар.
Иске Карамалы авыл җирлегендә узган ел 27 кеше гүр иясе булган, бу алдагы елдан 4 кешегә күбрәк. 15 авылдашларын читтән алып кайтып җирләү дә саннарны “сикерткән”, күрәсең.
– Авыл җирлегендә эшнең очы-кырые юк. Бер эшкә тотынсаң, икенчесенә акча җитми. Былтыр без 505 000 сум күләмендә үзара салым җыйдык. Хөкүмәт ярдәме белән бу сумма 2 020 000 сум булды. Әлеге акчага Иске Карамалыда су башнясы ремонтланды, чишмә төзекләндерелде. Бу эшләр быел да дәвам итәчәк. Иске Карамалы балалар бакчасына веранда ясалды. Күбәк мәктәбенең керү өлешендә колонналар калай белән тышланды. Балалар бакчасына, Күбәк мәктәбенә яктыркычлар куелды. Җәйге чорда 17 укучы авыл җирлегендә чистарту- төзекләндерү эшләрендә катнаштылар, – ди җирлек башлыгы Илнур Кәримов.
Иске Карамалы авыл җирлегендә үзара салымны быел 1200 сумнан җыярга карар иткәннәр. Бу акчага авылларда урам утларын ремонтлау, яктыркычлар алу, чишмәләр һәм коеларны төзекләндерү, мәктәпкә баручы юлны киңәйтү, парковка ясау күздә тотыла. Халык Яңа Карамалы клубының керү өлешен яңартырга, Иске Карамалы, Күбәк, Яңа Карамалы авылларында юлларны төзекләндерергә тәкъдим иткән.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев