Өлкәннәр декадасы уңаеннан Мөслимдә узачак чаралар (ПРОГРАММА)
7 октябрь, 9.00-13.00 сәг. Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе һәм район үзешчәннәре концерты. Ярминкәдә өлкәннәр өчен үзебездә җитештерелгән азык-төлек продукциясенә ташламалы сату оештырыла.
6, 7 октябрьдә - хатын-кызлар өчен; 5, 8 октябрьдә - ир-атлар өчен җәмәгать мунчасында ветераннарга бушлай хезмәт күрсәтү. Вакыты: 12.30-19.00 сәг.
1-10 октябрь көннәрендә
Чәчтарашханәләрдә пенсионерларга ташламалы хезмәт күрсәтү.
9 октябрь, 10.00 сәг.
Ветераннар активы белән Мөслимдәге тарихи урыннарга һәм яңа төзелгән объектларга экскурсия үткәрү.
10 октябрь, 8.00 сәг.
Агач утырту акциясе кысаларында Мөслим зиратының иске өлешендә агачлар утырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев