Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицейлылар шефлык та итә, макулатура да җыя

Инвалидлар декадасы кысаларында лицейда төрле чаралар оештырыла. Бишенче-унберенче сыйныф укучылары дөньякүләм билгеле шәхес, күп нәрсәдән мәхрүм булуга карамастан, тормышка оптимистларча караш белән яшәүче, башкаларда да өмет уты кабызучы Ник Вучич турында социаль ролик карадылар.

Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү шәһәре янындагы бәрелешләргә 75 ел тулды. Шушы датага багышлап, лицейда кичә үтте. Укучылар каты сугышның геройлары белән танышты, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Балалар тимурчылык хәрәкәтендә дә активлык күрсәтә. Алар шефка алынган ветераннарга йорт эшләрендә булышалар. Бу көннәрдә лиөей укучылары макулатура җыю белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев