Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицей укучылары китап-уенчкылар белән инвалидларга ярдәм күрсәтте

Мөслим лицеенда 416 бала белем ала. 5 укучының мөмкинлекләре чикләнгән, шуларның икесен өенә барып укыту оештырылган. Шулай да балалар мәктәптәге һәр яңалыктан, һәр чарадан хәбәрдар. Укучылар мөмкинлекләре чикләнгән классташларының өенә бара, бергәләп уйный, дәресләрен әзерләргә ярдәм итә, күчтәнәч-бүләкләр илтә.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мөслим лицеенда "Игелекле эшләр ярминкәсе" дә оештырылды. Бу көнне балалар әти-әниләр ярдәм белән әзерләнгән сый-нигъмәтләр белән сәүдә итте, бер-берсен сыйлады. Ярминкәдән кергән акчаны балалар мөмкинлекләре чикләнгән иптәшләренә ярдәм буларак тапшырачак. Башлангыч сыйныфлар исә өйләреннән алып килгән китаплар һәм уенчыклар белән ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев