Реклама
Яңалыклар
Лейкоз – куркыныч авыру
Лейкоз (лейкемия, ак канлылык) – дәваланмый торган, яман шеш табигатьле йогышлы авыру.
“Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авырулы сыерлар күп. Ветеринария табибы терлек хуҗасына малның авыру булуы хакында әйткәч, ышанмаучылар да бар. Шуңа алар сыер асрауларын дәвам итәләр: сөтен савалар, сыерны көтүгә куалар, шулай итеп авыру таралуга сәбәпче булалар”, – диләр ТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге дәүләт инспекторлары.
Лейкоз (лейкемия, ак канлылык) – дәваланмый торган, яман шеш табигатьле йогышлы авыру. Кандагы лейкоцитлар саны арту һәм эчке органнарда яман шеш хасил булу нәтиҗәсендә аларның функцияләре бозылу. Авыруның беренче стадиясендә аның билгеләре күренми.
Белгечләр әйтүенчә, бу авыруга күп сөт бирүче сыерлар дучар була. Андый сыерларның организмы бар көчен сөт эшләп чыгаруга юнәлтә, шуңа иммунитетлары кими. Кандагы үзгәрешләрне бары тик лабораторияләрдә генә билгеләргә мөмкин, диләр белгечләр. Тикшеренүләрнең серологик методлары (РИД һәм ИФА) белән диагностика ясала.
Лейкоз – куркыныч авыру. Авыруны кузгатучы чыганак – лейкоз вирусы белән зарарланган терлекләр. Вирусны йоктыру факторлары: лейкоз вирусы белән зарарланган кан, сөт һәм башка бүлендекләр. Мөгезле эре терлекләр арасында лейкоз таралуга сәламәт һәм зарарланган хайваннарны бергә тоту; уртак көтугә чыгару; бозауларга авыру сыерларның сөтен һәм угызын эчертү; лейкоз белән зарарланган үгезләрне орлыкландыру өчен куллану, ветеринария-зоотехник чаралары вакытында асептика һәм антисептика кагыйдәләрен үтәмәү (кан алу, вакцинация, ректаль тикшеренүләр, тамгалау һ.б.) сәбәп булып тора, диләр ветеринарлар. Бер тапкыр чир йоктырган хайваннар гомерлеккә йогышлы булып кала. Лейкозлы сыерларның сөтен ризык буларак кешеләргә файдалану тыела, диләрТР буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге дәүләт инспекторлары.
Авыру терлекне хуҗалары сугымга тапшырырга бурычлы. Терлек торагын дезинфекцияләргә кирәк. Сәламәт терлекләрне бары тик ветеринария белешмәләре булган хуҗалыклардан гына сатып алу шарт. Мөгезле эре терлекләрнең лейкоз вирусы белән көрәшү һәм кисәтү чаралары кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев