Реклама
Яңалыклар
Лэнд-арт фестивале тәмамланды
Табигый материаллардан ясалган арт-объектлар бүген «Кояшлы Ык» ял зонасын бизи.
Берничә атна дәвамында “Кояшлы Ык” ял зонасында күңелле ыгы-зыгы күзәтелде. Мөслимгә – халыкара лэнд- арт фестивалендә катнашу өчен архитекторлар, дизайнерлар килде. 2019 елда ясалган арт-объектларны матурлау, реставрацияләү эшләре белән бергә Ык буенда яңа фигуралар да калыкты. Фестивальдән соң табигый материаллардан эшләнгән тагын 18 объект барлыкка килде.
– Мөслимдә узган лэнд-арт фестивале Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән талантлы рәссамнар, дизайнерларны берләштерде. Фестиваль барышында барлыкка килгән сәнгать әсәрләре гаҗәеп матур! Осталарның һәрберсен җиңүче дип әйтергә була. Арт- киңлек кырларында ике дистәгә якын фигура пәйда булды, – диде район башлыгы Рамил Муллин, арт-объектларга бәя биреп.
Табигый материаллардан төрле формада ясалган фигуралар арасында тормыш үсентесе, әкәм-төкәм, йомгак белән энәләр, теләкләр рогаткасы, үзгәрешләр җиле, кактуслар, саксофон, готик фантазия, илһам эскәмиясе, колакчын һәм башкалар бар иде. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Нәтиҗәдә “Колакчын” арт- объекты беренче урынны яулады. Икенче урында – “Рогатка”, “Кактус” – өченче урында.
Фестивальне ябу тантанасында осталар һәм волонтерлар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чара район мәдәният йорты үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
– Бу фестивальне мин уникаль дияр идем. Лэнд-арт фестивале быел да үз югарылыгында узды. Хәзер һәркем, республикадан китмичә, Себер арт-киңлегенең кәефен тоя аладыр. Лэнд-артның табигать өчен зарарсыз булуын билгеләп үтәргә кирәк. Табигый материаллардан ясалган скульптуралар өчен сәламәт агачлар кулланылмый. Иҗат өчен материалларны – корыган ботакларны урманнан алып кайттык. Район хакимияте фестиваль өчен җиде КамАЗ табигый материал әзерләде. Башка шартларда бу чимал чүплеккә яки утынга китәр иде, – ди район массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов.
Әлеге скульптуралар җил, яңгыр, кар һәм башка табигать күренешләренә күпмедер вакыт бирешми торсын өчен, аларны ясаганда металл каркаслар кулланылган.
– Ике атна дәвамында 17 команда өчен җан аттык. Объектларның берсен генә сайлап алып мактамас идем, барысы да гаҗәеп талант ияләренең куллары белән тудырылган әсәрләр. Бу матурлыкны алга таба да сакласак иде, – ди райондашыбыз Моряк Йосыпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев