Үлемне җиңеп
Әтиебез Фатыйх Салихов 1921 елда Олы Чакмак авы¬лында туа. Сабый чагыннан ук әнисез кала, мәрхәмәтле үги әнисе тәрбиясендә үсә. Ун яшендә әтисез дә калгач, гаиләдә бердәнбер ир-егет бу¬ларак, тормыш йөген тарту әти җилкәсенә төшә. Авылда 7 класс тәмамлагач, 1937 елда ерак туганы чакыруы буенча, дус егете белән Ленинград шәһәренә китәләр. 15 яшьлек үсмер егет алда нәрсә күрәселәрен, нинди язмыш көткәнен уйлады микән?
Тимер юлчылар әзерләүче һөнәр училищесында белем ала ул. 1940 елның маенда әтиебез армия сафларына алына. Бер ел хезмәт иткәннән соң, Бөек Ватан сугышы башлана. Хабаровск өлкәсендә оештырылган 154нче аерым диңгез укчы бригадасы составында фронтка җибәрәләр. Аларны Мәскәү янындагы Ликино – Ванино – Дивидково – Осоргино – Постниково участогында сугышка кертәләр. Әтинең фронт юлы 1941елның июнендә нәкъ шунда башлана.
Әтиебез полковник А. М. Смирнов җитәкчелегендә “Фашистларны Мәскәүгә кертмәскә!” дигән девиз астында каты бәрелешләрдә катнаша. Урман, сазлыклар аша пулемет һәм башка сугыш кирәк-яракларын җилкәләрендә күтәреп, машиналарны этә-этә, 250 км җир үтәләр. Икешәр-өчәр көн ашамаган чаклары да була. 5 авылны азат итәләр, 800гә якын дошманны үтерәләр. Цемена авылы янында көчле бәрелештә бригадаларында бик күп солдатлар һәлак була. Әтиебез, яраланып, 2 ай кыр госпиталендә дәвалана. Госпитальдән чыккач, 22нче Армиянең 62нче укчылар батальоны составында дошманга каршы көрәшен дәвам итә. 1942 елның август аеннан 1943 елның ноябрь аена кадәр фронтның алгы сызыгында була.
Ржевск шәһәрен азат итү барган коточкыч бәрелештә (халык телендә ул “Ржевская мясорубка” дип йөртелә) әтиебез каты яралана. Дошман пулясы, маңгай өстеннән кереп, муеныннан чыга. Әти Ярославль шәһәрендәге 3018нче эвакуацион госпитальгә эләгә, 8 ай буе үлем белән көрәшә.
Хәрби табибларның тырышлыгы, әтиебезнең көчле рухы аңа үлемне җиңәргә ярдәм итә. Статистика буенча 3018нче эвакогоспиталь иң көчле госпитальләрнең берсе булган. Ә табиблар, профессорлар ул чорда ышанмаслык могҗизалар тудырган.
Госпитальдән чыккач, әтине комиссовать итәләр. Ул туган авылы Олы Чакмакка кайта. Әниебез Әминә белән матур гаилә коралар. Өч кызларына гомер биреп, югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар.
Әтиебез кечкенәдән бик авыр тормышта үсеп, куркыныч сугыш юлларын үтсә дә, күңел чисталыгын югалтмаган, бик акыллы, тәртипле, басынкы һәм эшчән иде. Безнең өчен һәрвакыт үрнәк, зур авторитетка ия кеше булды. Сугыш турында сөйләргә яратмады, без биргән сорауларга: “Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, сөйләве дә авыр”, – дип, күз яшьләрен яшереп елар иде.
Кызлары Рушания, Нурания Әюповалар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев