Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

”Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе старт ала

Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү.

Республикада ”Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!” акциясе старт ала. Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү. Акция барышында дежур бүлеккә кергән һәр мәгълүмат җентекләп тикшереләчәк, наркотикларга бәйлелек күзәтелгән кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. Белгечләр, наркотиклар әзерләгән яисә тараткан, аны куллануны пропагандалаган кешеләр, интернет-сайтлар турында мәгълүмат булса, кичекмәстән 2-42-02 һәм 02 телефоннары аша хәбәр итү кирәклеген әйтә. Балигъ булмаганнарны җинаятьчелеккә тарту фактларына юл куймас өчен оператив-профилактик чаралар барышында мәктәпләрдә лекцияләр уку да планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев