Әле арта, әле кими – бәяләр нигә уйный?
Илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять азык-төлеккә бәяләр артуга китерде. Бәяләр үсеше якынча 0,8 процент тәшкил иткән.
Соңгы вакытта шикәр комына, ит, икмәк кебек продуктларга бәяләр арта дип зарланучылар күзәтелә. Сөт продуктларына, бигрәк тә сыр һәм акмайга бәя күтәрелә, дип борчылучылар да бар.
– Бәяләр көн дә арта кебек. Һәм моңа бернинди дә контроль булмавы борчый. Кичә генә 1 килограмм шикәр комын 38 сумга сатып алган идем. Бүген 900 граммлысын 72 сумга күреп шаккаттым. Мөслим кибетләренең төрлесендә төрле бәя күзәтелә. Тавык түшкәләренең дә хакы арткан, диделәр. Бу бәяләрне берәр вакыт йөгәнли алырлар микән? – ди райондашыбыз Әнвәр Харисов.
Сер түгел: бәяләр арта. Сатып алучылар моны күп вакыт белми-сизми кала. Нинди төр товарларга бәя артуын белү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова кибетләрдә даими мониторинг уздыра.
– Мөслим кибетләрендә һәр товарга бәя күтәрелгән дип әйтергә була. Сырның бер килограммы бүген якынча 1600 сум тора. Акмай 450 сумнан артык. Сыер һәм кош итләренә дә бәяләр күтәрелгән. Карабодайның килограммын 136 сумнан саткан кибетләр бар. Бәя артмаган азык-төлек исемлегендә макарон эшләнмәләре һәм чәй генә, дип әйтер идем, – ди Алина Виноградова.
Мөслимдә зур сәүдә нокталары ачылгач, халык бик сөенде. Шәһәр кибетләрендәге кебек кирәкле товарларны үзе сайлап алырга тиз өйрәнде. Халык азык-төлекне тотып карый, сыйфатын тикшерә, яраклылык вакытын да үзе исәпләп чыгара ала. Шулай да бәяләрнең “төбенә” һаман төшеп бетеп булмый әле. Еш кына казылыкның 100 граммы өчен күрсәтелгән бәяне бер таяк казылык өчен дип уйлап, кәнфитнең 100 граммы өчен язылган сумманы бер килограмм өчен дип уйлап ялгыша халык. Чагыштырып карасаң, кайбер шәхси кибетләрдә бәяләр супермаркетлардагыга караганда чагыштырмача арзан булып чыга. Соңгы араларда бу йомырка бәяләрендә, сырда ачык чагыла. Балалар яратып ашый торган “киндер- йомырка”лар, натураль сокларга да бәя кискен аерыла.
– Мин – күпбалалы әни. Азык-төлек алыр өчен авылдан район үзәгенә еш киләбез. Хөкүмәт сөт, пюре, ботка кебек балалар ризыкларына хакларны азрак киметсә, әйбәт булыр иде. Ярый әле кечкенә балалар өчен ай саен, әз булса да, пособие килеп тора. Ул да озак куанычлы түгел: балага яшь ярым булуга туктатыла. Пенсия акчасына гына карап торучыларның кесәләренә дә кибетләрдәге бәяләр нык сугадыр ул, – ди Баек авылында яшәүче Эльвира Солтанова.
Бәяләр тиздән тотрыклы булачак, дип ышандыра ил җитәкчелеге. Россиянең кризиска каршы комиссиясе зур сәүдә челтәрләрендә социаль яктан әһәмиятле товарларның 20 төренә бәяләрнең үзгәрмәячәген хәбәр итә. “Сәүдә челтәрләре социаль яктан әһәмиятле товарларга бәяләрне билгели һәм ике ай дәвамында шул дәрәҗәдә саклый. Товар җитештерүчеләр бәяләрне киметә икән, кибетләр дә әлеге бәяләрне киметергә тиеш булачак”, – ди Алина Виноградова.
Иң мөһиме: әлеге продукция Россия хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән социаль әһәмияткә ия товарлар исемлегенә кергән булырга тиеш. Билгеле булганча, андый продукция рәтендә икмәк, сөт, он, акмай, көнбагыш мае, чәй һәм йомырка кебек азык-төлек исәпләнә. Дәүләт күпләп һәм берәмләп сату тармагындагы бәяләрнең дә контрольгә алыначагын хәбәр итә. Үз белдекләре белән күрәләтә бәя арттыручылар штрафка тартылачак. Штраф күләме дә саллы – бер миллион сумнан артык!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев