Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Күзлекле кеше

Ильвира телефон тавышына сискәнеп уянды. “Төн уртасында җүнле хәбәр булмас,” – дигән уй белән ашыга-ашыга трубканы алды. Чыннан да, елап үксеп беткән Әлфия апасының өзек-өзек тавышы ишетелде: – Ильвира, син-ме? Иринага ка-да-ган-нар! Без өченче больницада...

– Алло, апа, аңламадым. Кайда, кем кадаган? – Илвира сорау яудырганда апасы телефонны куйган иде инде.
Ильвира урыныннан сикереп торды да, нәрсә уйларга да белмичә, кулына эләккән әйберләрне сумкасына тутыра башлады. Ялгыш әле ике көн элек кенә туган көненә Ирина бүләк иткән вазаны аударды. Бу тавышка күрше бүлмәдән әнисе килеп керде.
– Кызым, дүрт кенә тула бит әле. Нишлисең? Автобусың җидедә дигән идең бит.
– Әни, китәргә кирәк! Мин Бөгелмәгә барам, Иринага кадаганнар. Апа шалтыратты.
– Ничек? Кем кадаган?
– Белмим, үзем дә аңлап бетермәдем, хәбәр итәрмен.
Ильвира, сумкасын алды да, автовокзалга китте. Автобус озак көттермәде, ярты сәгатьтән ул юлга кузгалды.
Әлфия – әнисенең сеңлесе. Ирина әнисенә – бердәнбер кыз. Әтиләре аларны Иринага 2 яшь вакытта ташлаган. Әлфия апасы кызын ялгызы үстерде. Ирина Ильвирага бертуган сеңлесе кебек якын. Әниләре дә күлмәк алганда гел икесенә дә һәм бертөрлене ала иде.
Ирина кап-кара озын чәчле, кыйгач кара кашлы, ап-ак түгәрәк йөзле, төз гәүдәле чибәр кыз булып үсте. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ирина, нигәдер, укуын дәвам итәргә уйламады. Мәктәпне тәмамлау белән эшкә керде. Шунысы бар: төнге сменада эшләде. Ул төнне ул кәефсез иде: ни эшенең, ни сүзенең рәте булмады.
Рәхәт, җылы төн иде. Тынлык. Шәһәр йокыга талган. Ирина әкрен генә өенә таба атлый. Кайтып җитәргә 100-200 метр калгандыр. Шулвакыт ул артыннан кемнеңдер килгәнен абайлап алды һәм адымнарын кызулатты, аннан йөгерә үк башлады. Үзе яшәгән йортка килеп җиткәндә генә һөҗүм итәрләр дип, кем уйлаган?! Иринаның сумкасыннан газ баллонын алып сиптерүе һөҗүм итүчене тагын да ярсытты, күрәсең, ул пычагы белән кабат-кабат селтәнде. Җинаятче һушын җуйган кызның алтыннарын салдырды да юк булды. Һушына килгәндә Ирина кан эчендә иде. Күз алдына сакал-мыекка баткан, күзлекле җинаятьче килде. Ул куркуыннан кычкырып җибәрде, аннан подъезд ишегенә таба шуыша башлады. Хәле бөтенләй бетеп, чарасызлыктан “әни” дип кычкырды. 
Балконга тәмәке тартырга чыккан Альберт күрше кызының тавышын танып, Әлфиянең ишеген шакыды. Кызының соңаруына борчылган Әлфия кыңгырау тавышын ишетүгә ишеккә ташланды. Иринаны Алберт белән бергәләп алып керделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә кыз тагын аңын җуйган иде. Хастаханәгә алып килү белән Иринаны операция бүлмәсенә алып киттеләр. Җинаятьченең кызга унөч тапкыр кадавы билгеле булды.
Иринаны Әлфия белән Ильвира чиратлашып сакладылар. Ләкин атна дигәндә Иринаның хәле кабат авырайды. Кызны реанимация бүлегенә күчерделәр. Бик озак көрәште кыз, шулай да аякка басты.
...Һава торышы алышынганда да, бераз гына борчылса да, сызлана Ирина. Анысына гына түзәргә була, иң мөһиме – ул исән! Якты дөньяны, кояшны күрә ала. Якыннарына да, табибларга да рәхмәтле кыз. Җинаятьченең табылмавы гына тынгы бирми. Кемдер тагын аның корбаны булырга мөмкин бит! Дөрес, Ходай тарафыннан җәзасын алмый калмас. Начарлык эзсез калмый ул, җинаятьче дә, суд каршында булмаса, Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотар.
Миләүшә Хәсәнова.
Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама