Көзге бакчада ниләр утыртырга?
Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.
Салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә?
Беренче чиратта:
– җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә;
– туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, “дәвалап” алалар;
– җирне казып чыгарга кирәк;
– җылытылган түтәлләр ясарга;
– җир кишәрлеген җыештырырга.
Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:
• язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;
• язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.
Кимчелекләре дә бар:
• үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;
• яхшы тәрбияләнгән, җиңел туфраккка гына утыртырга була;
• язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;
• салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.
Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – нульдән 2-3 градус югарырак җылылык санала.
Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән итмиләр. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.
Көздән утырта торган чәчәкләр
Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта. Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.
Көзен утырта торган агачлар
Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе – груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге – алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.
Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.
Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү
Бу суганның диаметры якынча 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын – 0,8-10 миллиметрлысын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны теләсә-кайсы базарда табып була, бәясе дә кыймәт түгел. Нигә иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк “уклары” юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз. Суганны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар. Вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.
Яшел суган алу өчен
Җәен суган кыягы алыр өчен ваграк башлы суган яки сеенчикның эресен утырталар. Күп яралгылы эре башлы суганның кыягы да куе була. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак. Бу төр суганны иртә көздән утыртмыйлар, иң әйбәте – салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту. Бу вакыт эчендә үсемлекнең тамыры ныгып калсын, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсен.
Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары торф яки черемәдән торган катлам, ул 10 см калынлыкта салына. Болай чәчелгән вак суганга су сибеп торасы булмый.
Сарымсак
Кышкы сортларын утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар – ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин. Орлыкны араларында 15-20 см калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см урын кала. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 см. Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишер
Кишерне салкыннар башланганчы, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин. Кишерне орлыклар арасында – 2-3 см, рәтләр арасында 20 см калдырып чәчәләр, тирәнлеге – 2-3 см.
Чөгендер
Кишер кебек үк, бу яшелчәне дә салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел – Холодостойкая 19, Подзимняя 474 яки Бордо дигәннәре иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан “уклар” җибәрәчәк.
Чөгендерне орлык араларында 10 см һәм рәт араларында 20 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 см, моңа өстәп 3-4 см калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.
Редис
Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 см, рәт арасында 10 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге – 2-3 см, өстенә 2-3 см калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар. Көздән утыртканда редис шулай ук “уклар” атарга мөмкин. Сортларына килгәндә, Софит, Красный великан, Моховский, Дунганский, Вариант, Вюрцбургский кебекләре яхшы.
Йомгаклап шуны әйтергә була: көзен бакчагызда төрле яшелчәләр, чәчәкләр һәм агачлар утыртып калдырырга була. Алар барысы да үзләрен яхшы хис итсен өчен, түтәлләргә урынны дөрес бүлеп, орлык чәчү һәм утырту вакытын дөрес сайларга кирәк.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев