Кызыклы фактлар. Ай турында
Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле.
Көнкүрештә хөкем сөрүче фикерләргә карамастан, Айның кире ягы караңгы түгел, ә күренгән ягы кебек үк Кояш белән еш яктыртыла.
Ай өслегендә “Аполлон-11” экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан.
Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндез +120 градуска, ә төннәрен −170 градуска җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 градус саклана.
Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә.
Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра.
Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренгән як күгендә һәрвакыт Җир “эленеп тора”).
Инде миллиард еллар Ай елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша.
Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев