Реклама
Яңалыклар
Кызыклы факт. Китап
Китап дип бүген әдәби яки фәнни хезмәтләрне туплаган төпләнгән кәгазь бас¬маны атыйлар. Кайчандыр китаплар кызыл балчыктан ясалган яссы тактага яки ташка язылган.
Таштан ясалган китап Абхазиядә саклана. Библия сюжетлары тупланган бу китапның күләме – 20 бит.
Гугл, барлык әдәби, публицистик, фәнни хезмәтләрне барлап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килә: җирдәге барлык китапларның саны – 129 864 880 данә.
Дөньядагы иң зур китап – Кодекс Гигас (Codex Gigas) – кулдан язылган кануннар җыентыгы. Төпләмәнең озынлыгы – 92 см, иңе – 50 см. Китапның калынлыгы – 22 см.
Дөньядагы иң үзенчәлекле китапларның берсе – Дантеның “Илаһи комедия”се. Аны 80×60 см кәгазьгә Челани исемле монах язган. Барысы да җиңел укыла, ә аз гына читкәрәк китеп карасаң, китап битендә Италиянең матурлап эшләнгән картасын күрергә мөмкин.
Баланы укырга өйрәтү өчен иң кулай вакыт 4-6 яшь. 6-7 яшьтән соң бу күпкә авырлаша.
Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШта барлыкка килә. Бүген аны планшет дип атарлар иде.
Өлкән буын кешеләре уртача атнаның алты сәгатен китап укуга багышлый. Һәм китап сатып алучыларның күбесе – 45 яшьтән өлкән кешеләр.
Китап сатып алучыларның 68 проценты – хатын-кыз.
Кешеләрнең 95 проценты бик әкрен укый – минутына уртача 180-220 сүз (бер битне 1-2 минутта).
Акрын укыганда – 60, тиз укыганда 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый.
Электрон китап дип компьютерда җыелып төрле форматларда эшләнгән электрон текстны атыйлар. Мондый форматларның иң беренчесе – pdf (ПДФ). Ул рәсми документларны озак вакыт компьютерда саклау өчен уйлап табылган. Бүгенге электрон басмаларның да күбесе шушы форматта. Моннан тыш epub (ипаб), mobi (моби), fb2 (фб2) форматлары бик популяр. Татар интернетында шушы форматларда таралган иң беренче электрон китаплар – Марат Кәбиров әсәрләре.
Аудиокитап – теге яки бу әсәрнең профессиональ актер яки автор тарафыннан укылып, тавыш яздыру форматларында сакланган варианты. Текстка шулай ук төрле музыкаль бизәлешләр дә өстәлергә мөмкин. Аудиокитап сүзе кулланышка яңарак кына керсә дә, халык өчен яңалык түгел. СССРдагы барлык радиотапшырулар да диярлек аны күптән куллана иде.
Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап Псалтырь дип исәпләнә. Ул 1457нче елның 14 августында Иоган Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев