Кышны декабрьнең икенче декадасында көтегез
Мондый фаразны «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә җиткерде
Казанда тотрыклы аномаль җылылык декабрьнең икенче декадасында гына чын кышкы һава торышына алышыначак. Мондый фаразны «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә җиткерде.
Аның сүзләренчә, декабрьнең беренче декадасы бик җылы булып калачак. Борылыш ноктасы айның беренче һәм икенче декадалары чикләрендә булачак.
«Бары тик 9-11 декабрь чигендә генә кышкы һава торышына күчүне көтәргә мөмкин. Кар да яварга мөмкин, һәм температура тискәре кыйммәтләргә – якынча 5-10 градус салкынга төшә башлар», – диде Шувалов.
Шул ук вакытта, алдан ясалган бәяләүләр буенча, бөтен декабрь дә климат нормасыннан җылырак булыр дип көтелә, әмма ноябрьдәге кебек әлләни зур булмаганча. Мондый аномаль җылылык, Шувалов сүзләренчә, Көнчыгыш Урта диңгез, Балкан һәм Кара диңгез регионнарыннан һаваның тотрыклы күчерелүе белән бәйле, бу исә Татарстанны гына түгел, ә Россиянең үзәк регионнарын да колачлаган.
Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе көнне республикада, шул исәптән Казанда, төнлә +2 градуска кадәр, ә көндез +4 градуска кадәр җылытачак, әмма һава торышы болытлы булачак, явым-төшем көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев