Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган атнада көн саен кар яву машина йөртүчеләргә зур кыенлык тудырды.

Кар көртләре, юллардагы “кар боткасы” аркасында җирлегебездә механик характердагы 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. “Машиналарны туктатканда шоферларның салонда яктылык кайтаручы жилет йөртүенә дә игътибар итәбез. Руль артындагылар тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә яктылык кайтаручы жилеттан башка юл кырыенда туктаган гражданнарга 500 сум күләмендә штраф салынуын онытмасыннар иде. Шофер белән юл кырыена чыккан очракта, пассажирлар да жилет кияргә тиеш. Юкса, аларга да штраф салына”, – дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама