Кышка әзерләнәбез
Кышкы чорда көннәр кыскара, күз күреме дә начарлана. Машина йөртүчеләр куркынычсыз тизлек сайларга, ә җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар кулланырга тиеш.
Кышкы чорда юл һәлакәтләре саны арта. Шуңа бәйле юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясендә сүз кышкы чорга әзерлек турында барды.
2021нче елның 9 аенда районда биш юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда җиде кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге (ике очрак) Актаныш – Мөслим юлында теркәлгән. Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер һәм Мөслим – Иске Сәет юлында берәр ЮТФ булган. “Бу шушы участокларда юллар торышына һәм юл билгеләренә игътибар итү кирәклеге турында сөйли. Рейдка чыкканда да атнаның һәм тәүлекнең юл-транспорт фаҗигаләре күбрәк теркәлүче вакытын сайлыйбыз ”, – ди ДАИның район бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. Тәүлекнең ЮТФ күп була торган вакыты 17.00-20.00 сәгатьләргә туры килә. Юл фаҗигаләренең төп сәбәпләре исә тизлекне дөрес сайламау һәм юлда транспорт чарасының урнашуына бәйле кагыйдәләрне бозу белән бәйле. Фаҗигаләрне кисәтү максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре төрлечә эш алып бара, профилактик акцияләр үткәрә.
– Тугыз ай эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кагыйдә бозуның 2351 очрагы ачыкланды. Шуларның 78е – транспортны спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә йөрткән өчен, – ди Айнур Хәйретдинов. Шул уңайдан ДАИ җитәкчесе авыл башлыкларына да мөрәҗәгать итте: “Алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утырган авылдашларыгыз турында ДАИга хәбәр итегез”. Әлеге төр мәгълүмат җибәрү өчен телеграм-канал барлыгын да исегезгә төшерәбез.
Кышкы чорда федераль юлларның иминлеген тәэмин итү өчен 15 техника һәм тозлы ком катнашмасы әзерләнүе турында да хәбәр ителде утырышта.
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов район үзәгендә юлларны кардан чистарту эшен биш үзбушаткыч КамАЗ, ике автогрейдер, ике погрузчик, мини-погрузчиклар һ.б. техника башкарачагын әйтте.
– Район үзәгендә 66 урам бар. Унөч урамда бортлар ясалды. Әлеге урамнарда карны төяп түгү планлаштырыла. Тротуарларны “Барсик”лар һәм “Беларусь” тракторлары чистартачак. Мөслимнең үзәк өлешендә кар чистарту кул көче белән дә башкарыла, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Күпфатирлы йортлар ишегалдында калдырылган техника кар чистартуга комачаулый. Машиналарын парковкага куймыйча, тиеш булмаган урында калдыручыларның штрафка тартылачагы искәртелде. Эвакуатор чакырту турында да әйтелде.
“Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Кашапов: “Кышкы чорда авыл юлларының чистартылмавы мәктәп автобусларына проблема тудыра”, – диде. Авылларда юлларны иртәнге 9.00-10.00 сәгатьләрдә генә чистарталар. Мәктәп автобуслары балаларны алырга иртәнге алтыда ук чыгып китә, әмма авыл эченә керә алмый.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафаэль Демидов авыл башлыкларына әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты. “Кар чистартуны мәктәп маршрутларыннан башлагыз! Бу эшне иртәнге 6.30 сәгатькә кадәр башкарырга кирәк!” – диде ул, җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев