Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш турында

Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган.

Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка килә.
Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән.
Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган.
Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында – Антарктидада теркәлгән. Тикшеренүчеләр минус 91,2 градус күрсәткечен эләктереп кала алганнар.
Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.
Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясала, 90 процент һавадан тора, шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр.
Иң салкын киңлекләрдә даими торган нык салкыннар вакытында кар бик катыга әйләнә һәм аңа суккач, яңгыравык металл тавышына охшаган аваз чыга.
Кайбер кешеләр кышны яратмыйлар гына түгел, аннан куркалар да. Алар салкыннан, кардан, боздан куркалар. Психологлар бу күренешне “кионофобия” дип атыйлар. Мондый авыру вакытында бер генә юл – яшәргә ел әйләнәсе җылы булган көньяк илләргә күченү.
Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев