Кыш Бабай призына волейбол ярышлары узды
Бүген 6 гыйнвар көнне, Мөслимнең универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды
Кыш Бабай призына үткәрелгән киеренке ярышта урыннар түбәндәгечә бүленде:

Сарман командасы (Илексаз авылы);
СОК "Юность" командасы;
МПТ (Мөслим) командасы.
Җиңүче командалар "Яшьлек ССК" грамоталары, медальләре һәм кубок белән бүләкләнделәр. 
Спортчы кызларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт тормышында уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев