Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыскартканда яисә предприятие эшчәнлеген туктатканда вакытыннан алда пенсия ничек бирелә?

Оешма бетерелү, хезмәткәрләр саны яисә штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән эшсез гражданнарны хезмәткә урнаштырырга мөмкинлек булмаса, мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдиме буенча гражданнарның ризалыгы белән аларга картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук бирүче яшь җиткәнче пенсия билгеләнә ала (шул исәптән бу вакытыннан алда билгеләнүче картлык буенча хезмәт пенсиясенә дә кагыла). Әмма...

Мондый пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шартлар - эш эзләү өчен мәшгульлек хезмәтендә теркәлү, эштән азат ителүченең эшкә урнашуы мөмкин булмау һәм аларның вакытыннан алда пенсия алуга ризалыгы. Мондый пенсия эшсез калучы башлангычы белән түгел, ә мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдиме белән билгеләнә.

Моннан тыш, 2015 елдан картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен тиешле иминият стажы (15 ел), тиешле шәхси пенсия коэффициенты (30дан ким түгел) булу кирәк. Минималь стажга таләпләр әкренләп арта бара, ул 2016 елда 6 елдан башлап, ел саен 1 елга арта. Балларның минималь саны да артуга таба: 2015 елда 6,6 баллдан ел саен 2,4кә арта. Димәк, 2017 елда - минимум 8 ел, 11,4 балл, 2018 елда минимум 9 ел һәм 13,8 балл кирәк. Җыелган балларны Пенсия фонды сайтының "Личный кабинет застрахованного лица" бүлегендә карап барырга мөмкин.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев