Кыңгыраулы мәктәп еллары
Мәктәп еллары – истәлекләргә бай, сагынып сөйли торган чор.
Мин 1985 елда Мөслим урта мәктәбенә укырга кердем. Ул вакытта “нулевой” сыйныфлар бар иде. Без, 6 яшьлекләр, “нулевой” класста Мөнирә Зәкәровнада белем алдык. Мин ул елны хәтерләмим дә диярлек. 1 сентябрьдә мәктәп янында бик күп укучы җыелган, ишеккә эленгән зур исемлектән әнинең, кешеләрне аралый-аралый, минем исемне эзләве генә истә калган. Күп булганыбызны шул елны төшкән фотодан күреп беләм. Беренче сыйныфка Люция Ситдыйковна җитәкчелегендәге рус классына эләктем. Ул еллар хәтердә яхшы уелып калган.
Бишенче сыйныфта яңа матур мәктәптә укый башладык. Сыйныф җитәкчебез – Суфия Касыймовна. Ул – Сарман ягыннан, Нөркәй авылы кызы, Казан педагогия институтын тәмамлаган. Класста 10 малай, 10 кыз укыдык (чама белән, чөнки 7 ел эчендә яңа укучылар өстәлә торды, киткәннәре дә булды). Сыйныф җитәкчебез безне туплый алды дисәм, арттыру булмас, чөнки бүген дә аралашып яшибез. Суфия Касыймовна рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Рус әдәбиятын яраткач, бездә дә китап укуга мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куйды. Укытучыбыз яңа китапларны почта аша кайтарта иде. Үзе укып бетергәч, безгә алып килә. Өлкән сыйныфларда китапларны кулдан-кулга йөртеп укый идек.
Суфия Касыймовна үз фәне буенча иң көчле укытучылардан саналды. Аның укучылары рус теле һәм рус әдәбияты буенча республика олимпиадаларыннан җиңү белән кайталар иде. Бер елны ул әзерләгән команда беренче урынны яулады. Бу җиңүләр Суфия Касыймовнаны ничек канатландырганын без дә күрә идек. Аның кабинеты иң яхшы җиһазланган кабинетларның берсе булды, стендлары яңартылып тора, бик яхшы лабораториясе бар. Анда һәрвакыт тәртип. Ә дәрестән соң лаборатория – дежур укучыныкы. Ярамаса да, без анда керергә яраттык. Бигрәк тә без, кызлар, китапларны төзәткәләгән булып, бөтен нәрсәне тикшереп бетерә идек, җиде ел эчендә кайда нәрсә ятканын ятлап бетердек. Югыйсә, Суфия Касыймовна әйберләренә тигәнне яратмый, өстәлендәге тикшерелгән дәфтәрләр урыныннан кузгалган булса, икенче көнне безгә эләгә (кемнең ничәле алганын карамыйча буламы?!). Ул кайтып киткәнче дәрескә алып керәсе бөтен материалын әзерләп китә. Дәрес конспекты да шунда, тикшерелгән дәфтәрләр дә, китаплар, портретлар һәм башкалар. Минем өчен иң кызыклысы: бер кирәге чыгар дип, шкафның иң аскы бүлкәсенә урнаштырылган дәрес конспектлары. Аларны алып, мин көзге каршында иң беренче тапкыр дәрес бирүне уйнап карадым. Конспектта кирәкле урыннар кызыл, яшел паста белән билгеләнгән. Аларны укый-укый, дәреснең оештыру, төп, йомгаклау өлешләре булуын белдем. Шкаф өстендәге стена газеталары да кызыклы иде. Алар шулкадәр күп. Суфия Касыймовна алдагы елларда мәктәптән чыгып киткән сыйныфларның газеталарын да саклый иде. Мин газета өчен җаваплы кешеләрнең берсе булдым. Бик ошый иде миңа ул шөгыль.
Тәрбия дәресләрендә кулланыла торган юка гына бер китапка да тукталыйм әле. Ул китапның исемен дә, авторын да хәтерләмим. Ләкин андагы темалар ятланып беткәннәр иде, чөнки Суфия Касыймовна аларны һәр елны диярлек безнең аңыбызга сеңдерде. Эчтәлеге гади генә: үз-үзеңне дөрес тоту, ягъни тәртип турында. Тәртипле, тәрбияле булуыбызны бик тели иде сыйныф җитәкчебез. Тәртип бозу сыйныфта һәрвакыт тикшерелде. Күп әйберләрне укытучыбыз сыйныф алдында фаш итмәде, аерым тикшереп, акыл бирелде. Урта звенога күчкәч, сыйныфыбыз әфганчы якташыбыз Фәиз Рәшитов исемендәге отрядка әйләнде. Суфия Касыймовна батыр турында сөйләде. Безне берничә төркемгә бүлеп, һәр атнада якташыбызның әнисе Гөлфәридә әбигә ярдәмгә җибәрә иде. Соңга таба укытучыбызның әйтүен дә көтми идек. Бу гаиләгә булган иң зур ярдәмебез бәрәңге утыртканда һәм алганда булгандыр, чөнки без бәрәңгене базга салып, эшен бетереп кайта идек. Эш берничә көнгә сузылса да, зарланмадык, әти-әниләр дә каршы килмәде. Фәиз Рәшитовның каберен дә тәртипләп тордык. Сыйныф җитәкчебезнең таләпләре бездә мәрхәмәтлелек, өлкәннәрне, ятимнәрне кайгырту, хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләгән. Өстәвенә зиратка курыкмыйча, шикләнмичә барып кайту да тормышта кирәк нәрсә булып чыкты.
Сыйныф җитәкчесе күп очракта безгә ияреп йөрмәде. Безгә тулысынча ирек бирелә иде, бигрәк тә өлкән сыйныфларда. Үзебез шефлыкка йөрибез, үзебез басуда эшлибез, үзебез бәйрәмнәр оештырабыз, укытучыдан башка табигатькә чыгабыз. Ул ачуланмый, димәк, ярый, димәк, ул безгә ышана. Шулай итеп мәктәпне тәмамлаганда тулысынча мөстәкыйль шәхесләргә әйләндек. Суфия Касыймовна чын психолог иде. Бик сизгер, турысын әйтә, бөтен нәрсәне сөйләп биргәнеңне сизми дә каласың. Ул сине игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә. Синең олы булып тоелган проблемаңны ваклап, чишелешен дә күрсәтә. Проблемасы олы булмаса да, юкны бар итеп, кызлар гына түгел, малайлар да лабораториягә кереп сөйләшеп утырырга ярата иде. Сыйныфташлар белән дуслыкны, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәүне сыйныф җитәкчебез тулысынча тәрбияләде бездә. Укуда өлгермәүчеләргә, проблемасы булганнарга һәрвакыт ярдәмгә ашыктык. Суфия Касыймовнаның уртанчы улы Илнурның безнең белән укуы малайлар белән араны якынайтып торды. Илнур – барыбызның да дусты, әнисенең уң кулы. Бөтен оештыру эшләре аңа йөкләнгән, арадашчы кебек кеше, ләкин класста булган хәлләрне бервакытта да Суфия Касыймовнага сөйләмәде, сер саклый белде.
Сыйныф җитәкчесе безне олы тормышка әзерләүче чын укытучы булды. Таләпчән, кирәк булса, усал да, искитмәле белемле, шул белемне укучыларына бирә белүче, укучы күңеленә ачкыч таба белүче гадел укытучы. Шуңа күрә дә сыйныфташларымның күбесе укытучы һөнәрен сайлагандыр. Суфия Касыймовна кебек булырга тырыштык без. Сер түгел, күпләр сайлаган һөнәрләренә тугры калмады, ә иң түземлеләре: – Айгөл Мадьярова, Эльза Усманова һәм мин ике дистә елдан артык белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә көч куябыз.
Суфия Гайсина – РФССРның халык мәгарифе отличнигы, В.Путин премиясе лауреаты. Бу бүләкләр – укытучыбызның хезмәтенә зур бәя. Мин, безне шундый белемле, киң эрудицияле, көчле укытучылар гына укыткан икән дип, бүген дә сөенәм. Бу яктан бик бәхетле булганбыз. Бания Тимерхановна, Фирая Шәйхенуровна, Венера Зәкиевна, Галия Габдрахмановна, Рушания Мөхәмәтовна, Зөлфия Зәкиевна, Эльза Тимуровна, Алмаз Викторович, Расыйл Кирамович, Римма Гайсовна, Римма Әмировна һәм башкалар – бездән кеше ясаган шәхесләр, миннән укытучы ясаган укытучылар. Хөрмәтле укытучылар, без сезгә чиксез рәхмәтлебез һәм үзебез дә сезнең үрнәктә яхшы мөгаллимнәр булырга тырышабыз!
Ләйсән Яхина, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев