"Шаяннар һәм тапкырлар" – Мөслимдә. ФОТОРЕПОРТАЖ
Яңалыклар

"Шаяннар һәм тапкырлар" – Мөслимдә. ФОТОРЕПОРТАЖ

“Кояшлы Ык” ял зонасының амфитеатрында Яшьләр көне уңаеннан “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасы бәйгесе узды.

Анда Мөслим, Әлмәт, Буа, Зәй, Алабуга һәм Балтач районнарыннан командалар катнашты. Алар үзләрен тәкъдим иттеләр, жюри членнарының һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр. “Иң яхшы актер” исеме “Мөслим кырмыскалары” командасыннан Наил Хафизовка бирелде. “Иң яхшы актриса” исеменә Әлмәттән “Фән-тәти кызлар” командасы лаек булды. “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә Буа һәм Яр Чаллының “Ипи-замба” җыелма командасы куйган “Сәер исем” мәзәге җиңде. Командалар арасында беренче урынга “Мөслим кырмыскалары” чыкты. Икенче урында –  Алабугадан килгән  “Алабуга Бум”, өченчедә – Зәйнең “Авыл кабартмалары” командалары. Гран-при һәм акчалата премия Балтачтан килгән “Эремчек” командасына тапшылырылды.

Динар Нуретдинов фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


без - мөслимлеләр! КВН

Нет комментариев