Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Куыклар белән чәкләр ясау» һәм «Серле тәбикмәк» дип аталган татар традицияләрендә мичтә коймак пешерү буенча мастер-класслар үткәргән

Балалар коймакның барлыкка килү тарихы, әзерләү ысуллары белән таныштылар

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары җәйге матур көннәрдә балаларны да ачык һавага дәшә, табигать матурлыгын, төсләрне күрергә, аны кәгазьгә төшерергә өйрәтә. Бу максатта алар пленэрлар үткәрә.

Рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Эльмира Галиева, Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә, "Пушкин картасы" федераль проекты кысаларында "Куыклар белән чәкләр ясау" һәм "Серле тәбикмәк" дип аталган татар традицияләрендә мичтә коймак пешерү буенча мастер-класслар үткәргән.

"Балалар коймакның барлыкка килү тарихы, әзерләү ысуллары белән таныштылар. Яңа төрле ысуллар белән, тылсым һәм матурлык дөньясына чумдылар, төрле төстәге сабын куыклары ярдәмендә рәсемнәр ясадылар", - дип хәбәр итәләр безгә Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев