«Күрше» фестиваленең кышкы сезоны җиңүчеләре билгеле булды
Алар арасында Мөслим районы да бар
"Мөслим - мәхәббәт һәм бәхет төбәге" проекты кысаларында өч чара үткәрелер, дип көтелә. Шуларның берсе - "Җиз кыңгырау моңнары".
Ул Яңа ел алдыннан узды. "Матур гаилә - ил күрке" исемле чарада районыбызның үрнәк гаиләләре, хезмәт династияләре хөрмәтләнәчәк.
Мастер-класслар белән үрелеп барачак чара гыйнвар азагына планлаштырылган. "Без бергә" исемле өченче чара февральдә узачак. Ул Ватанны саклаучылар көненә адресланган.
Лилия Шәймиева фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев