Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Көтелгәнчә булмаса да, икмәк бар!

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю башкарыласы майданның 70 процентында эш төгәлләнде.

Бу көннәрдә “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында язгы бодай суктыру бара. Әлеге культура 800 гектар мәйданны били.
– Быелгы җәй шактый үзенчәлекле булды. Башаклар өлгергәндә бик тә кирәк булган яңгырлар яумагач, уңыш та көтелгәнчә булмады. Бүген гектар биреме 15 центнер тәшкил итә. Узган ел һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш җыеп алган идек. Көтелгәнчә булмаса да, уңышны гел юк дип әйтеп булмый. Булганының хәзер бөртеген дә түкми-чәчми җыеп алырга кирәк, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.
Язгы бодай суктыру белән бергә 200 гектар мәйданда пар җирләрен эшкәртү һәм 1100 гектарда туңга сөрү эшләре дә алып барыла. Бу эшләргә ун берәмлек техника – алты МТЗ-1221, бер МТЗ-82 тракторы, өч КамАЗ машинасы җәлеп ителгән.
– Мин 1982 елда хәрби хезмәтемне үтәм кайттым да, машинага утырдым. Гомерем шушы хуҗалыкта үтте. Исемнәре алышынып торса да, җире уңдырышлы булдып калды. Быел да КамАЗ белән ашлык ташыйм. Ел елга охшамый, быел уңыш мактанырлык түгел, – ди КамАЗ шоферы Фәнис Гыймаев.
Хуҗалыкның ындыр табагы өчен шушы көннәрдә киптерү җайланмасы кайткан. 10 миллион сумлык әлеге агрегат бөртеклеләрне сыйфатлы итеп киптерү мөмкинлеген бирә.
– Быелгы уңышка әллә ни өметләнеп булмый. Шуңа күрә былтырдан калган 300 тонна бодай белән 70 тонна арпаны орлыкка салып, чәчәргә әзерләп куйдык. 200 гектарга җитәрлек катлаулы ашламабыз да бар. Катлаулы ашламаның бәясе саллы булса да, уңышка йогынтысы яхшы аның, – ди Рамил Әюпов. – Басуларда чәчүне бары тик катлаулы ашлама белән генә башкарабыз. Үсентеләрнең тамырларын ныгыту өчен бу практиканы аеруча уңышлы, дип әйтер идем. Быел барлыгы 6 миллион сумлык ашлама сатып алдык.
“Әюпов” хуҗалыгының җир биләмәләре 1200 гектар тәшкил итә. Шуның 260 гектарында алар көзге бодай үстергәннәр. Хуҗалык К-742 тракторы да сатып алган. Бөртеклеләр өчен җир әлеге техника белән эшкәртелгән. 
Башка еллардан аермалы буларак, быел, эшчеләргә печән булыр дип, 10 гектар мәйданда люцерна да чәчкәннәр. Без барганда хуҗалык эшчеләре рулонлап печән җыялар иде. 
– Хуҗалыкта яшь кадрлар да бар. Быел хәрби хезмәтен үтәп кайткан Олы Чакмак авылы егете Илсур Әхмәдиев икмәк ташуга чыкты. Мәктәптән соң тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән егет, бәлки, алга таба комбайнга да утырыр әле, – ди хуҗалык бригадиры Марат Хәлимов.
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторлары узган ел,   урып-җыюны төгәлләп,  ремонт эшләренә дә беренчеләрдән булып керешкәннәр иде. Быел да бу эшне озакка сузмаслар кебек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев