Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Көтүче хикәясе

Авылга керә торган Шәрәф бабай тыкрыгында ишеп ясалган күпер аша үтәсе. Без бәләкәй чакта су керә торган буасы да бар. Сыер, күпер аша үтеп, авылга керү җаен караячак. Үзем сыер артыннан йөгерәм, үзем план корам. Сөтлебикәне ничек тә авылга кертмичә, кире көтүлеккә алып китәргә кирәк. Яланнан качкандагы гаярьлеге кимесә дә, рәте бар әле моның. Минем исә “икенче сулыш” ачылып килә. Күпергә җитәрәк сыер тизлеген арттыра төште. Мин дә “пулный хутка” чабам – күпергә ике-өч адымга алданрак килеп җиттем.

Ут чыгарырдай булып бер-бер артлы шартлаган чыбыркы тавышы үз эшен эшләде. Зорроныкы шикелле “Z” (зет) хәрефе төшмәсә дә, шуңа охшаш берничә фигураның сыртында пәйда булуы тәэсир итте бугай – сыер күпер уртасында туктап калды. “Мине әле берәүнең дә туктата алганы юк” дигән шикелле, акаеп карап тора. Үзе көчкә сулыш ала. Болай да зур борын тишекләре ярылырдай булып киңәйгәннәр. Авызыннан чабыш атыныкы шикелле учлап-учлап ак күбек төшә. Өч чакрымга якын араны зур тизлектә йөгереп үтү уен эш түгел. 
Бик озак торгач карашып,
күзне-күзгә терәп. 
Эндәштем качкын сыерга:
Киттек кире көтүгә, 
синең баруың кирәк!
Фикеремне хуплап шартлаган чыбыркы тавышы да ярдәм итмәде. “Качарга тек, качарга” дигән карар канына сеңгән, күрәсең. Карашып торган арада хәл дә керде кебек. Кирегә борылырга һич исәбе юк. Әмма күпердән дә уза алмый. Уң якта – буа, сулда – тирән чокыр, каршында – мин! Алга юл юклыгын аңлаган хайван, һич икеләнмичә сулга – тирән чокырга төшеп китте. Ә анда адәм биеклеге кычыткан, камыш, кыяк үсә. Сыер, шуларны ерып, түбән очка таба китте. Мин – аның артыннан. Шунда бөек рус хәрбие Александр Суворовның сүзләре искә төште: “Пройдет олень, пройдет и солдат!” Әлеге сүзләр миңа гүя канат куйдылар. Бата-чума барган җирдән, бер-ике талпындым да, сыерны куып тотып, ике куллап койрыгына ябыштым. Эш җиңеләйде, тагылып кына барам. Койрыгыннан тартып, сыерны үземә кирәк якка борам! 
Үргә кадәр “атым” мине җиңел генә тартып менгезде. Куакларны ерып басуга чыгып җиттем дигәндә генә сөрлегеп киттем һәм егылмас өчен койрыкны җибәрергә туры килде. “Артык йөктән котылган” хайван, басуга чыккач, бар көчен җыеп түбән очка таба чаба башлады. Мин – аның артыннан! Бер тапкыр үшәнгән сыер бу юлы тиз биреште: тизлеге кимеде. Сыер белән янәшә йөгерәбез: ул – өлгереп килүче арыш басуыннан, мин – чокыр белән басу арасындагы сукмактан. Сыерның чем-кара көр сыртына бөрчек-бөрчек тир тамчылары бәреп чыккан. Алар кояш нурында энҗе-мәрҗән шикелле ялтырыйлар. Күзләре тонган, сулышы капкан, авызында – күбек. Бармак юанлыгы булып килүче арыш сабаклары ике тояк арасына кысылып калганнар. Бу – минем файдага. 
Авылның урта бер өлешенә керә торган тагын бер тыкрык бар. Анда да буа һәм күпер ясалган. Сыеркаем качып өйрәнгән хайван инстинктын шушы юл аша тормышка ашырырга тырышачак. Сыерның хәрәкәте салмаклана бара. Ул, тау башыннан урап, күпергә төшкәнче мин, кыйгачлап, юл уртасына чыгып җиткән идем инде. Хайван биреште: чыбыркы буе җитәрлек арага якын килми. Бичара хайванны жәлли башладым хәтта. 
– Булдымы инде, малкай? Киттекме көтүлеккә? Әйдә, борыл, шагай вперед! – дип, команда бирәм.
Сыерның икеләнүенә чыбыркы тавышы нокта куйды. Сыер, 180 градуска борылды да юл буйлап үргә атлады. Бераз аксаган да шикелле. Шуңадыр, басуга кермичә, тузанлы басу юлыннан Ташлы Яр сыртына таба атлый. Әзрәк хәл алгач, малны, кугалап, йөгертә башладым. Ниятем хайван күңеленә кереп оялаган качу инстинктын тамыры белән йолкып ату иде. Сыртны узып бераз баргач, юл икегә аерыла. Көтүлеккә барыр өчен турыга китәргә кирәк. Юл чатына җиткәч, сыерым туктап калды. Бер – авылга илтүче юлга, бер, артына борылып, миңа карый. Шулай да, әллә минем кычкырудан куркып, күндәм рәвештә турыга – урманга таба китте. Качу өчен өченче талпыныш ясарга рәте калмаган иде инде: койрыгы асылынып төште, башы аска иелде. Урман буйлап үрдән аска төшкәндә генә бераз кызулап алды. Әткәй белән көтүче абзыйлар:
– Тәки алып килгән! Тәки бордыңмы?! – дип каршы алдылар. Сыер исә, көтү уртасына кереп ятты да, кичкә кадәр кузгалмады. 
Атна-ун көн узгач, әнкәй эшкә чыккан җиреннән ишетеп кайтты. (Халисә апалар күршесе Мәдинә апа белән бергә эшли ул. Шул сөйләгән.) Халисә апа:
– Алмазлар чыккан көнне сыерыбыз кайтмады. Атнадан артты инде, бер көн дә качканы юк. Нишләттеләр микән аны, рәхмәт яугырлары?! – дип әйтә, ди.
Әлеге вакыйгага утыз елдан артык вакыт үтте. Хәзер инде әткәй дә, тышы корымга каткан алюмин чәйнек тә юк. Күршеләребез Камали абзый белән Габделхак карт та күптән вафат. Авылыбызның легендасына тиң көтү көтеп үскән Зур ялан һаман үз урынында. Авылда бүген дә көтү чыга, тик элекке шикелле 120 баш терлек йөрми шул инде. Картлар түгел, 60 яшьлек ир-атлар да, “пенсия ашыйбыз” дип, малларын бетерү ягын карыйлар. Авыл картаеп бара. Көтү көткән чаклар, көтүче хатирәләре генә яшь барган саен күңелләрдә кабат яңара.
Алмаз Гатиятуллин. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама