Реклама
Яңалыклар
Көтүче хикәясе
Хастаханәгә баргач, дәва чарасы билгеләгәннән соң, табиб, өстәп, әйтеп куя: “Кич белән аякларыңны аракы белән ышкып карарсың әле”. Шаян-шук бабай аптырап калмаган, кайткач әйтә икән: “Карчык, миңа врачлар, табага аракы салып, шуңа аякларны тыгып утырырга кушты”, ди.
(Дәвамы. Башы 23 июнь санында).
Әйткәнемчә, минем армиядән кайтканыма әле бер генә ай. “Солдатская выправка” тулы көчендә килеш. Ике ел буе иртәнге физзарядка вакытында өч чакрым йөгерү, атнаның һәр җомгасында “полный экипировка” белән биш чакрым “марш-бросок” үтү, башка хәрби өйрәнүләрдә катнашу эзсез калмаган. Бүген аякта – бер кат аяк чолгавы белән урап киелгән кирза итек түгел,ә җиңел кроссовки, башта да пилотка өстеннән киелгән тимер каска түгел, киң кашлы бейсболка, аркада да кирәк-ярак тутырылган солдат биштәре юк. Кулда Калашников автоматы түгел, 4 метрлы яңа чыбыркы гына. Ике автомат магазинына 60 патрон тутырылган сумка тагылган бил каешы да юк. “Марш-бросок” вакытында үз отделениеңдәге алҗаган солдатларның автоматларын да алып йөгерергә туры килә. Еш кына үзеңнеке белән бергә икешәр, хәтта өчешәр “калаш” күтәреп чапкан чаклар була иде.Кыскасы, мин үземне марафон йөгерешенә әзер спортчы итеп хис итә идем. “Моңарчы бу качкан сыерны берәүнең дә бора алганы юк әле” дигән мифны юкка чыгарасы килә. Күңелгә “мин чыккан көнне генә качмый калмас инде” дигән “провокационный” уй да килеп китте.
Габделхак бабай турында сүз чыккач, аның белән бәйле бер вакыйганы да бәян итмәкче булам. Абзыйның аяклары сызлап интектерә икән. Хастаханәгә баргач, дәва чарасы билгеләгәннән соң, табиб, өстәп, әйтеп куя: “Кич белән аякларыңны аракы белән ышкып карарсың әле”. Шаян-шук бабай аптырап калмаган, кайткач әйтә икән: “Карчык, миңа врачлар, табага аракы салып, шуңа аякларны тыгып утырырга кушты”, ди. Бабай, кулдан ясалган артсыз агач урындыкка утырып, аякларын табага тыккан. Беркатлы әби, чоланда яшерелгән шешәсен алып кереп, аяк йөзе күмәрлек итеп табага аракы салган. Калганын кире чыгарып куйган да үз эше белән мәшгуль, ди. Әби күрмәгәндә Габделхак карт, табадан аякларын алып, андагы сыеклыкны эчеп куя.Аннан, аякларын табага куеп, әбигә эндәшә:
– Карчык, аяк аракыны эчеп бетерде, тагын сал!
Әби, кыштыр-мыштыр килеп, шешәсен алып керә дә тагын сала. Бабай чираттагы порцияне дә “каплап” куя һәм, урыныннан торып:
– Булды карчык, аяк төзәлде, – дип бер-ике сикергәләп тә ала. Ул арада башы әйләнеп авып та китә. Эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән карчык, көч-хәл белән бабайны, сөйрәп, урынына сала.
Әкренләп сыерлар, бер тирәгәрәк җыелып, ята башладылар. Безнең дә “әндереш әбәте” якынлаша. Әткәй, алюмин чәйнеген күтәреп, чокырга чишмә суы алырга төшеп китте. Мин учак ягарга коры-сары җыештырып килдем. Көтүнең тынычланганын күреп, күрше абыйлар да учак тирәсенә елышты. Камалый абзый, өстендәге бишмәтен чирәмгә җәеп, шуның өстенә утырды да биштәрен капшый башлады. Мин дә: “Әнкәй нинди тәмле әйберләр җибәрде икән?” – дип, солдат капчыгын чиштем. Ул арада Габделхак бабай да безнең янга килде. Сумкасын ачып карады да: “Бәрәч, кәҗә сакалы, бәрәч, кәҗә сакалы”, – дип сөйләнә башлады. Камалый абзый, кулындагы йомыркасын әрчеп азапланган җирдән: “Нәрсә булган, күрше?” – ди.
– Нәрсә булган, нәрсә булган, кәҗә сакалы булган, – диде бабай.
Үзе һаман сумка эченә карап тора. Мин дә сумка эченә күз салдым. Ә анда – чын мәхшәр! Ярты литрлы шешәдәге сөт, авып, сумка эченә түгелгән. “Авыл утлары” гәҗитенә төрелгән ипи, кәгазе белән бергә җебеп, кабат күәс камырына әйләнгән. Чәй эчәргә дип салынган шикәр пудрасына катырып пешерелгән кибет прәннеге дә шундый ук язмышка дучар булган. Тоз салган шырпы кабы да мескен кыяфәттә сумка төбендәге сөттә йөзә. Биш-алты йомырка гына бирешмәгән. Бабай әлеге күкәйләрне чирәм өстенә тезде дә, читкәрәк китеп, чикләвек куагы төбенә сумкасын бушатты.
– Мәгез, ашагыз! Сезгә әбиегез җибәргән, кәҗә сакаллары, – дип, яфрак астында кыштырдашып йөргән тычканнарга эндәште.
– Ай, әби, әби! Аша инде хәзер. Юньле бөке тапмады микәнни?! – дип, сөйләнә- сөйләнә, Габделхак бабай безнең янга килеп утырды. Әби бөке урынына шешәгә газета битен бөтереп тыккан булган шул.
Безнең әнкәй: “Көтүдә ашала ул,” – дип, ризыкны мулдан җибәрә иде. Ипине дә бербөтенне салган. Әнә, әткәйнең чәе дә кайнап чыкты. Бабайны ач калдырабызмы соң инде?!
Үзем табын артында утырам, үзем качкын сыерны күзәтәм. Сәгать телләре унынчы яртыга якынлаша. Аяк киемен салып тормадым, чыбыркы да янда гына. Әткәй җиләк яфраклары салып кайнатылган хуш исле чәйне, чынаякларга бүлеп, алдыбызга куйды. Үз савытына салып, Габделхак бабайга чәй сузды да:
– Эчә торыгыз, мин дә җитешермен, – дип, учак янына китте.
Авызга капкан йомырканы чәй белән йотып җибәрим дип, чынаякны кулга алдым гына, теге сыер, көтүдән аерылып, авыл ягына таба томырылып чаба башлады. Чынаякны җиргә куеп, чыбыркыны эләктердем дә каршына төштем. Ләкин сыерның сәгате суккан икән! Сыер, корабтан атылган торпеда шикелле, мине бәреп ега язып, яр буендагы куаклык эченә томырылды. Сыртына каерылып төшкән чыбыркыны да сизмәде кебек.
– Хәзер борып алып киләм, – дип кычкырдым да, сыер артыннан ташландым.
Әткәй белән Камалый абзыйның: “Йөрмә! Барыбер бора алмыйсың”, – дип кычкырган сүзләре яр буендагы куакларга эленеп калды. Куе камышлар арасыннан чокыр эчендәге сазга бата-чума сыер артыннан барганда “Посмотрим” дигәнне шау-шудан сискәнеп сайраудан туктаган сандугачлар гына ишетте. Камышлар ерып, куаклар аралап икенче ярга менгәндә сыердан җилләр искән иде инде.
Иске умарта бакчасына илтә торган ат юлы авылга таба бара. Сыер шуннан киткән булырга тиеш. Алда тагын бер чокыр чыгасы. Сыерны ничек тә шунда куып тотарга кирәк. Берничә йөз метр араны бөтен көчкә йөгерергә туры килде. Мин килеп җиткәндә сыер чокыр эчендә иде. Икенче ярга бергә мендек дияргә була. Тик артыннан куа килүчене күргәч, малкай тагын да кызулый төште. Тирә як тып-тын. Тукаебызның “Су анасы” шигыре күңелгә килә. Дөрес, мин аны үземчә үзгәртәм:
Сыер качадыр, мин куам,
Сыер чабадыр, мин чабам.
Шулкадәрле кыр тыныч,
Һичбер кеше юк ичмасам.
Тагын бераз баргач, еракта авылның бәрәңге бакчалары, абзарлар, йортлар шәйләнә башлады.
(Дәвамы бар).
Алмаз Гатиятуллин. Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев