Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрде безнең башлар

Үрәзмәт авылында яшәүче Әлфия Гайниева 87 яше белән бара. Республикабыз бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән елда ул еш кына элеккеләрне, колхозда эшләгән елларын хәтерендә яңарта.

Бүген Үрәзмәт авылында сафка басып килүче роботлаштырылган сөтчелек комплексы төзелешенә карасам да, басуларны иңләп йөрүче куәтле тракторларны, комбайннарны күрсәм дә, ирексездән үткәннәргә кайтам, газаплы хезмәт елларын искә төшерәм.
Унсигез яшь тулгач, колхозга эшкә кердем. Башта төрле эшләрдә йөрдем. 1953 елның апрелендә Миркасыйм абый Мөхәммәтов эшләгән тракторга плугарь итеп куйдылар. Җир сөргәндә сабанга утырып йөрисең. Тыгылса, чистарту – синең эш. Ул вакытта тракторлар авылга кайтып тормый, басуда кала. Ягулыкны Миргазый абый Әхмәтҗанов алып килә. Ат арбасына ике мичкә ягулык салып йөрде ул. Ул вакытта безнең колхозга Үрәзмәт белән Яңа Үрәзмәт авылы гына керә иде. Бөтен басуларны эшкәртеп, сөреп чыктык. Мирзасалих Шакирҗанов “Сталинец-6” комбайнында эшли иде. Урак вакыты җиткәч, Миркасыйм абый тракторы белән шул комбайнны тагып йөрде. Комбайнның капчык куя торган тартмасы бар. Суккан икмәкне капчыкларга тутырып, аннары атларга, үгезләргә төяп алып китәләр иде басудан. Төнгә кадәр эшли идек комбайнда. Мирзасалих абый комбайнына басып карый да: “Әнә тегендә эшлиләр бит әле. Әйдә, чык төшкәнче тагын бераз ураек”, – ди торган иде. Эшли торгач төнге сәгать 1ләр җитә иде. Ул чакларда әле басуда ашату юк. Кемнең өендә ни бар, шуны алып бара әбәдкә. Төнлә җәяү кайтырга кирәк. Иртәгәсен кояш чыкканчы басуга килеп җитә идек. Ии, яшь чаклар!.. 
1953 елда колхоз рәисе Исламгали Мөхтәруллин бер хезмәт көненә 3 килограмм исәбеннән икмәк бирде. Мин шул елны, 525 хезмәт көне эшләп, берүземә 15 центнер икмәк алдым. Әнкәй белән Фәния түткәйнең икесенә 15 центнер ашлык тиде. Ул көздә 30 центнер икмәк алдык. Шул елны ипекәйгә тамак туйды.
Комбайнны ташлагач, Миркасыйм абый сабан сөрүгә чыкты. Мине кабат плугарь итеп куйдылар. Дүрт ДТ-54 тракторы 1953нче елның 14 октябренә бөтен басуны туңга сөреп бетерде. Хәзерге акылым белән исәплим дә, шаклар катам. Салкында да, яңгырда да сабан өстеннән төшмим. Миркасыйм абый янына трактор кабинасына кереп утырырга ояла идем. Ул – егет кеше, мин – 20 яшьлек кыз бала. Өстә – чикмән. Салкыннарда юеш чикмән – утырган килеш, басып барсаң, баскан килеш бозланып ката. Ничек салкын тимәгәндер?! Иртәнге 6ларда гына кайтабыз авылга. Хәзерге кебек ашарга китерүче дә, килеп алучы да юк. Яңа Үрәзмәтнең Фәррах басуыннан авылга кадәр җәяү кайтасы. Анда да Миркасыйм абый белән бергә кайтмас өчен эш бетүгә, кулны да юып тормыйча, авылга йөгерә идем. Шулай кыргый булдым, эшкә нык булдым.
Җир эшләре тәмамлангач, зябь сөрүдә катнашканнарга премия бирделәр. Пучы МТСына ничә тапкыр гына барганмындыр премия алырга?! Ул чакта акча дигән әйбер бик кадерле иде. Хәтерлим: 1956 елда бер хезмәт көненә 6 тиен исәбеннән акча бирделәр.
Аннан соң сарыкчылыкка бәрән карарга кердем. Сарык фермасы Сикия елгасының теге ягында иде. Ферма мөдире – Инсаф абый Галиев. Фәйрүзә, Тәзкирә, Гайнур, Җәмиләләр белән бер торакта эшләдек. Тораклар саман кирпеченнән салынган. Бәрәннәр торагын салам ягып җылыталар. Ул тирәдә тораклар күп иде элек. Сыерларны читән торакларда асрадылар. Соңыннан саман кирпеченнән эшләделәр. 
Сарыкчылыктан чыккач, тана карадым, аннары сыер савуга кердем. Ул чакта колхозда сыерларның күплеге! Һәр группада – 19ар сыер. Алар әкренләп 25кә җитте. Кул белән тәүлегенә 200әр литр сөт сава идек. Көнгә өч тапкыр савасы сыерларны. Ашату әйбәт булгач, сөт күп. Машина белән саву кергәч, Нәсимә белән икебез киреләнеп йөрдек әле. “Машинагыз кирәкми, кул белән савабыз!” – дип. Контроль савуларны үткәреп кенә тордылар. 200-300 грамм сөт кимесә дә, колхоз җитәкчеләре килеп җитә иде. Сыерларны кабат саудырып, ими төбен тарттырып йөрделәр. Сөтнең майлылыгы, чисталыгы беренче планда булды. Ун көн саен ярышка йомгак ясалды. Җиңүчеләргә күчмә вымпел, 10ар сум премия бирәләр иде. “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән исемне беренчеләрдән алдым. Эшләтү дә, кызыксындыру да булды ул чорда.
Маллар күп булгач, савым сыерлары җәен ике көтүдә йөрде. Көтү саен – 400әр сыер. Җәйге лагерь төзелгәнче гел күченеп йөрү булды. Кайда ашатырга үлән бар, шунда йөрттеләр. Каенлык та калмады, Коргылды буе да... Җәй көне кигәвен интектерә, сыерларның имие ярылып бетә иде. Җәфаланып та эшләдек. Иртәнге сәгать икеләрдә торып китеш иде савымга.
Торакта эшләве дә җиңел булмады. Савымчылар килү белән малларның астын тазарта, тиресне скотниклар төяп түгә. Бер скотникка өч савымчы беркетелә иде. Сыерларның ашарына саласың. Савым беткәч, 40ар литрлы бидоннарны кул белән машинага, я тракторга төйисе. Мөдәррис Галиев шасси тракторында ташыды сөтне. Аның арбасы биек. Эчләр суырыла иде бидоннарны төягәндә. 
Савым беткәч, тегермәнгә фураж тутырырга китәсе. Аны скотникларга төяп җибәрәсең. Алар кайтып ашыймы, юкмы – басуга салам төяргә китә. Аларның кайтуын көтеп торабыз да, бергәләп торак эченә ташып өябез саламны. Ул саламнан көнгә ике тапкыр башак бирәбез. Берсен – кайнар су белән, икенчесен – ачыткы белән. Малларны көнгә мәҗбүри ике тапкыр утарга чыгарырга кирәк. Осеменатор Каниф абый карап кына тора. Тыңламасаң, үзе булса да чыгара иде сыерларны.
Шулкадәр авыр хезмәт башкарылган. Уйлыйм да исләрем китә. Эшен эшләдек, әмма колхоз әйберсенә тияргә ярамый иде. Берсендә шулай кич кайтып киләбез Фатыйма, Нәсимә, мин. Колхоз рәисе белән авыл советы җитәкчесе клуб кырында сагалап торганнар безне. Минем култык астында шәлгә төрелгән 1 литр сөт. Тартып алдылар банканы. “Минем ашказанында язва, врачлар оеган сөт эчәргә куштылар”, – дим. Шуннан кире бирделәр. Кичкә Мөслимнән милиция китерткәннәр. Сөт белән тотылганнарны конторга чакырттылар. Мине беренче керттеләр.
– Әлфия, әйт әле. Кемнәр сөткә су куша?
– Беркем дә кушмый.
– Ә кемнәр сөт урлый?
– Урлаган кешене күргәнем юк. Сыер ташлангач, үзем 1 литр алып кайтам. Миңа сөт кирәк!
– Ярар. Авыру булгач, 20 литрга боерык яздырып алырсың.
Язган боерыкларын чыккач та ертып ташладым. Көнгә 200 литр сөт савып, 1 литр сөткә генә хакым бар дип уйладым.
Эшләгәндә гел алдынгы булдым, бүләкләр, медальләр алдым, “Атказанган колхозчы” исемен дә бирделәр. Терлекчеләр слетында да гел бүләкләндем. Кыю булдым, беркемнән дә курыкмадым, әйтәсе килгәнемне әйтеп бирдем. Шул туры сүзле булуым аркасында байтак кына кыенлык та күрдем. Хәтердә: 1970 елда В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан медаль тапшырырга килделәр. Районнан килгән вәкил башта ни өчендер савымчыларны тәнкыйтьләп ташлады. Мин телне тыеп тора алмадым, җавап итеп ошамаганрак сүз әйттем. Шуның аркасында миңа кайткан медальне башка савымчыга бирделәр. Шунда партком секретаре Мирфәез абый Галиев: “Эх, Әлфия, шул телең аркасында эшләгәнеңне юкка чыгарасың да инде!” – дигән иде. Ун елдан соң барыбер бирделәр шул ук юбилей медален. Пенсиягә фермадан чыктым. Аннары 76 яшемә кадәр ындыр табагында эшләдем.

Әлфия Гайниева.
Үрәзмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев