Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Красный Яр авылы төзелүгә 100 ел

Мөслим районының Красный Яр авылында «Татарстанда җәй» проектына багышланып Авыл көне узды

Красный Яр авылында “Татарстанда - җәй” проекты кысаларында Авыл көне үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты һәм бәйрәмгә җыелган авыл халкын, чарага килгән кунакларны сәламләп, авылның 100 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.

 

Бәйрәм театральләштерелгән күренеш, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Яшь гаиләләр ярышы, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннар аеруча җанлы булды.

Авылның иң өлкән кешесе, 93 яшьлек Гөлчирә Рахмаеваны мәйдан түренә дәшеп, иңнәренә шәльяулык салдылар. 91 яшьлек иң өлкән авыл карты Мирзанур Зарифуллинның башына түбәтәй кидерделәр.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев