Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпләргә үрнәк ул

Кемгәдер охшарга тырышу, үзе өчен кемне дә булса өлге итеп алу һәркемгә хастыр. Зәкиҗан Исламов өчен кем үрнәк булгандыр – әйтә алмыйм. Тик аның бик күпләргә үрнәк булып яшәвенә шигем юк.

Җитди, саллы гәүдәле, сүзен төптән уйлап сөйләүче, үзеннән өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ихтирамлы Зәкиҗан Исламов белән  Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләгәндә таныштым. Мәктәпне җылытыр өчен ташкүмер алып кайтырга машина кирәклеге мине районның “Сельхозтехника” берләшмәсенә китерде. Идарәче Зәкиҗан Исламов гозеремне тыңлады да “наряд вакытында хәл итәрбез” дип ышандырды. 
Колхозларда терлек азыгы әзерләү, фермаларда техник корылмаларны ремонтлау, төзелеш алып бару, трактор-комбайн ремонты дисеңме – машиналар нинди генә эшкә билгеләнмәде. Күпме катлаулы ситуацияләр чишелде, проблемалар хәл ителде. “Зәкиҗан Исламович таләпчән, кешелекле икән” дигән фикерем еллар дәвамында раслана гына барды.
Районыбызның намуслы, тырыш хезмәт куйган, данлы тормыш юлы үткән мактаулы гражданины Зәкиҗан Ислам улы – республиканың агросәнәгать комплексына, районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән шәхес. “Почет билгесе” ордены кавалеры, “Россиянең атказанган инженеры”, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” кебек мактаулы исемнәргә лаек булуы аның дәрәҗәсен, олпатлыгын күрсәтә. 
Зәкиҗан Исламов – гади авыл малае. Күбәк авылында Мөхәмәдислам белән Мәсхиямал гаиләсендә туа ул. Әти-әнисе ут җимертеп колхозда эшли. Тик Бөек Ватан сугышы барысын да челпәрәмә китерә. Мөхәмәдислам сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Мәсхиямалга, ирләрен сугышка озаткан башка хатын-кызлар кебек, тормыш арбасын тартырга туры килә. Ул бригадир итеп сайлана. Иртә яздан Чаллыдан чәчүлек орлык ташыйлар, шул юлда ул үтмәс авыру ала. Иренең үле хәбәре килүгә ел үтмәстән, улы Зәкиҗанны ятим калдырып, үлеп китә...
Дөньядагы иң кадерле кешеләрен югалткан Зәкиҗанның туган авылыннан һич кенә дә аерыласы килми, балалар йортына урнаштыруга каршы килә. Туган авылының, туган туфрагының кадерен ул шул елларда ук аңлаган, күрәсең. Белемгә омтылучы, техника белән кызыксынучы Зәкиҗан әтисенең сеңлесе Нәкыя апа гаиләсе тәрбиясендә Күбәк урта мәктәбен тәмамлый. 1954 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Армиядан кайткач, Иске Карамалыда “Алга” машина-трактор станциясендә хезмәт куя. Дөнья күргән, хезмәт чыныгуы алган егет Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Кызыл дипломлы яшь инженер районга эшкә кайта. 
1963 елдан  Зәкиҗан Исламовның хезмәт биографиясе Мөслим “Сельхозтехника”сы белән бәйле. Хезмәт юлын контролер-механиктан башлап, баш инженер була, оешманың җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул арада Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Ул җитәкчелек иткән чорда “Сельхозтехника” оешмасы һәрвакыт алдынгылар сафында була. Өр-яңа база, мастерскойлар, гаражлар, деполар, ашханә, административ бина төзелә, күпләп техника алына, оешма янәшәсендә хезмәткәрләр өчен хуҗалык исәбе белән 120дән артык фатирлы шәһәрчек барлыкка килә. З.Исламов 22 ел буе “Сельхозтехника” берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе була, тотрыклы хезмәт коллективы, югары квалификацияле белгечләр тәрбияли. Күптармаклы оешмада 300дән артык мөслимле хезмәт куя. Аларның шатлык-сөенечләренә дә, кайгы-борчуларына да битараф булмаган җитәкче һәркайсының күңелендә зур урын ала, хөрмәт казана. 1985 елда районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп билгеләнгәч тә, лаеклы ялга киткәч тә аны фәкать яхшы яктан гына искә алалар.
Шәхескә бәя аның гаиләсенә булган мөнәсәбәтеннән дә туа. Бу яктан да Зәкиҗан Исламович һәркайсыбызга матур өлге булырлык. Ул – кайгыртучан әти, тормыш иптәше Гөлсинә Галиевна белән балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Әтиләре юлыннан китеп, Татарстанда, бөтен Россиягә танылган югары технологияләр нигезендә эшләүче предприятие җитәкчеләре, район, республика, хәтта Россия икътисадын үстерүгә зур өлеш кертүче уллар тәрбияләгән Исламовлар гаиләсе. Төпле белемле, иҗади эшләүче, уйлап табу, оештыру сәләтенә ия, эшкә бирелгән Илдус һәм Илгиз – әтиләренең чын горурлыгы. Кызлары Зөлфия дә гел сөендереп яши әтисен. Әнисе юлын сайлаган Зөлфия Зәкиевна – укучыларының, аларның әти-әниләренең яраткан укытучылары. Төпле белеме, методика ягыннан осталыгы, балаларны чиксез яратуы әнисеннән килә, дип бәяли Зәкиҗан Исламович, кызы өчен шатланып.
Балалар турында сөйләгәндә Мөслим данын дөньяга тараткан “Агромастер” җитештерү компаниясе директоры Илгиз Исламовка аерым тукталасым килә. Базар шартларын җиңеп, районның 300ләп кешесен эшле иткән предприятие төзеде ул. Хезмәт хакын вакытында түләп барырлык итеп эшне оештыра. Район бюджетын формалаштыруга саллы өлеш кертү белән бергә хәйриячелек хәрәкәтенең башында тора. 2007 елдан бирле республикакүләм “Ел хәйриячесе” исеменә лаек булып килә. Каты авыруга дучар булганнарга, мәктәпкә әзерләнергә ярдәм оештырумы, Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм күчтәнәче өләшүме – Илгиз Зәкиевич һәр эштә теләп булыша. Үзеңдә булганны башкалар белән бүлешү һәркемнең дә көченнән килми шул. Бүген бабасы, әтисе юлыннан тәүге адымнарын ясаучы өченче буын – Исламга да уңышлар телисе килә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигән халык мәкален раслар ул, иншалла.
Зәкиҗан Исламов бөтен гомерен, хезмәт юлын туган җиренә багышлаган, бәхетен шунда тапкан. Тырышлыгы, хезмәте юкка булмавын һәр үткән көне раслый. Ул бүген дә район тормышы белән яши, Мөслимебезнең һәм республикабызның киләчәге якты булуын тели. Тормыш иптәшеннән вакытсыз аерылса да, ул ялгыз түгел. Уллары, киленнәре, кызы, кияве, оныклары янында. Аларның уңышларына куанып, аларның эш-планнарына хәер-фатихасын биреп яши.

З.Исламов 10 ай дәвамында “Сельхозтехника”да Минтимер Шәймиев кул астында практика үтә. Соңрак икесе ике районда “Сельхозтехника” оешмасын җитәклиләр. М.Шәймиев 85 яше тулу уңаеннан Зәкиҗан Исламовичка котлау телеграммасы юллады. Анда мондый юллар бар: “Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Мөслимдә эшләгән елларымда сезнең Иске Карамалы авылындагы “Алга” филиалында куйган фидакарь хезмәтегезгә үзем шаһит. Сез Карамалы зонасында иң яхшы, иң абруйлы җитәкче буларак исемдә калдыгыз. Сезнең искиткеч оештыру сәләтенә, техниканың бөтен нечкәлекләрен белүегезгә соклана идек. Бер-беребезне аңлап эшләдек, миңа карата дустанә мөнәсәбәтегез минем өчен зур терәк булды, бик зур рәхмәт сезгә!”

Рушат Солтанов, 
иҗтимагый совет рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев