Реклама
Яңалыклар
Күпләргә әни ул
Йөзеннән якты нур бөркелүче, күзләре көлеп торучы, самимилеге белән соклану уятучы райондашыбыз – Октябрь авылында гомер итүче Гөлфәрия Сәлимованы һәркем белә һәм ихтирам итә. Октябрь авылына килен булып төшкән яшь кызны авыл халкы тиз арада яратып өлгерә. Яшь мөгаллимә, җиң сызганып, балаларга белем бирә, тәрбия дәресләрендә тормыш хикмәтләре турында сөйли...
Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Гөлфәрия Сәлимованы юллама белән Әндереш авылына укытырга җибәрәләр. Өч ел укыткач, Октябрь авылыннан Өлфәт исемле егет белән таныша кыз. Хуҗалыкта терлекче-зоотехник булып эшләүче егет тыйнак, аз сүзле, чибәр мөгаллимәгә бер күрүдә гашыйк була. Тормыш корып җибәргәч, Гөлфәрия Октябрь сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, завуч була, соңрак шул мәктәпнең директоры булып эшли.
– Белмим, андый укытучылар тагын бармы икән ул?! Гөлфәрия Сәлимгәрәевна һәр укучыда шәхес күрә белде. Бик хөрмәтле, бик зыялы, шул ук вакытта гади дә, ярдәмчел дә иде. Шук малайлар да Гөлфәрия апа укыткан татар әдәбияты дәресләрендә укытучының һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар иде. Ул һәрвакыт укучылары өчен әни кебек булды. Аның белән киңәшләшкән, серләшкән вакытлар аз булмады. Ипләп кенә киңәшен бирер, үгетләми генә туры юлны күрсәтер иде. Мәктәпнең башлангычтан урта мәктәпкә әйләнүендә дә Гөлфәрия апаның өлеше зур. ТР Президенты сайлаулары алдыннан Минтимер Шәймиев Иске Карамалы җирлегенә килгән иде, шул вакытта Гөлфәрия апа, “мәктәпкә янкорма төзергә кирәк” дигән фикерне җиткереп, ярдәм сорады. Озак та үтмәде, янкорма төзелде. Шунда якташымның максатчан һәм үҗәт булуына игътибар иттем, – ди Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.
Тормыш иптәше Өлфәт белән биш бала тәрбияләп үстерә Гөлфәрия апа. Бишесенә дә матур тәрбия бирәләр. Бүген балаларның һәркайсының үз тормышы, һәркайсы үз юлын тапкан. Иң мөһиме: кем булуларына карамастан, кешелекле, игелекле, ярдәмчелләр. Кече кызлары Гөлшат исә, әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаган.
– Мин – дүрт абыемнан соң гаиләдә төпчек бала, көтеп алынган кыз. Әниемнең укытучы булып эшләве ошый иде. Үзебез дә кечкенә чакта “мәктәпле”, “укытучылы” аз уйнамадык. Мин дә шул ук һөнәрне сайладым, балалар бакчасында нәниләргә татар телен укытам. Әнинең алдында иркәләнеп утырасы килгән вакытларда: “И-и, нигә бу әнинең эше өйдә дә артыннан ияреп йөри икән?” – дип уйлый идем. Өстәмә материалларны карарга, дәфтәрләр тикшерергә, дәресләргә әзерләнергә кирәк. Һәр бала өчен әнисе дөньядагы иң яхшы кешедер, мөгаен. Киң күңелле, ярдәмчел әниебез гомер буе балалар укытты. Укучылары аны бүген дә онытмый, килеп, хәлләрен белеп, бәйрәмнәрдә котлап китәләр. Эшеңә иң зур бәя – синең юлны, синең хезмәтне дәвам итүче укучылар, аларның йөрәк түреннән чыккан рәхмәте. Авыр хезмәтнең хөрмәте шул буладыр, минемчә. Тугызынчы дистәсен ваклаучы әниемә Аллаһы Тәгалә сынауларны да шактый бирде, – ди Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлшат Нигъмәтуллина.
Гөлфәрия апа Октябрь авыл җирлегендә эшләүче кул эшләре түгәрәгендә дә активлык күрсәтә. Теләгән һәркем биредә чигү, бәйләү серләренә төшенә.
– Укытучы һөнәре табибныкына охшаш: синең кулда – кеше язмышы. Бер саксыз сүз, авыр караш һәм нәүмизләнеп караган укучының якты хыяллары челпәрәмә килде, дигән сүз. Белем бирүдән тыш һәр баланы аналарча кайгырту, тәрбияләү таләп ителә. Укытучы белем иленә алып баручы дус та, әни дә, сердәш тә булырга тиештер. Укучыларда дәресең белән кызыксыну уяту өчен бик тырышып эшләргә кирәк, – ди Гөлфәрия апа.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Фото – Г. Сәлимованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев