Күп балалы ата-аналарга отпуск бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагылачак.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләре өчен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу хокукына ия булды. Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла.
Бүген, 20 мартта, Россия Хезмәт кодексына төзәтмәләр турында федераль закон үз көченә керде. Элек 12 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк балалы хезмәткәрләргә генә уңайлы вакытта ял бирелә иде, дип искә төшерә «Российская газета».
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-03-2021/k-p-balaly-ata-analarga-otpusk-bir-ne-ya-a-kagyyd-l-re-z-k-chen-kerde-5814059
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев