Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коймак аша һәм кичер!

Коймак пешереп сыйлану – май чабуның (масленица) бер атрибуты. Коймак – җылылыкка ишарәләүче кояш символы.

Масленица – кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабу бәйрәме быел Рус. Шуган, Михайлов­ка һәм Яңа Усы авылларында зур­лап билгеләп үтелде. Рус. Шуганда бәйрәм 6 март көнне узды. Бәйрәмдә район җитәкчелеге дә катнашты.

– Бу бәйрәмнең яшь буынны тәрбияләүдә һәм төрле милләт халы­кларын берләштерүдә әһәмияте бик зур. Безнең җирлектә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату гомер кичерә. Бүгенге чарада да руслар да, татарлар да бергәләп, рәхәтләнеп күңел ача: бииләр, җырлыйлар, уеннарда катнашалар, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Авылның үзәк мәйданында иртәдән үк дәртле җырлар яңгырады, коймак исе борынны кытыклады. Май чабу бәйрәмендә традициягә әйләнгән (мас­леницада ел саен салкын була) сал­кынча һава торышында да үзгәрешләр булмады. Дулап килгән Кыш образын җил-буран, “махсус эффектлар”сыз да, тулысынча ачып бирде. Театральләштерелгән тамаша һәркем күңеленә хуш килде. Яз һәм кыш турын­дагы җырларга яше дә, карты да биеде. Авыл халкы рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнады, коймак, тәм-томнар белән чәй эчте. Бала-чага бизәлгән җигүле атлар­да авыл урамнарын әйләнде.

– Май чабу датасы Пасханы бәйрәм итүгә бәйле үзгәреп тора. Быел ул 6 мартка туры килде. Май чабу бәйрәменең атрибутлары – карачкы ян­дыру, күп итеп коймак пешерү, чанада шуу, күңел ачу. Май чабу бәйрәме бик бо­рынгыдан килә. Аны славяннар право­славие динен кабул иткәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел ва­кытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган, – ди Александр Котков.

Май чабу җиде көн дәвам итә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) – “Оч­рашулар”, буш көн (сишәмбе) – “Уен­нар”, кан көн (чәршәмбе) – “Сыйла­ну”, атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”, татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”, атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”, атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән. “Кичерешү” көнендә бәйрәмгә җыелган халык бер-берсеннән гафу, кичерү сорый, белеп һәм белми кылган ялгышларын, гөнаһларын яр­лыкауны үтенә.

– Май чабу атнасында уйнап-көлеп кышны куабыз, табигатьне уятабыз. Йола буенча май чабу атнасында ку­нактан-кунакка йөрү гадәте дә бар. Без якыннарыбызга тәмле сый-нигъмәтләр алып барабыз, үзебез дә сыйланабыз, кунак булабыз. Май чабуның төп атри­буты ул – түгәрәк коймак. Йола буенча кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай була. Йола ашлары – ботка, коймак, бәлеш авылдагы һәр йортта пешерелә, – ди Наталья Шадрина.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев