Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояшлы шагыйрә. ФОТОРЕПОРТАЖ

Якташыбыз – шагыйрә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе узды.

Мөслимем, Мөслимем! Син – бәллүр бишегем... 
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнанов башкаруындагы “Мөслимем” җыры белән башланды. Юкка түгел, Шәмсия апа сүзләренә Сафьян Ибраһимов иҗат иткән әлеге җыр Мөслимнең гимнына әйләнде. 
– Безнең җирлек иҗат кешеләренә бай. Шәмсия апа алар арасында балкып, нур чәчеп тора. Сез язучы буларак та, журналист буларак та яшьләргә үрнәк, – диде район башлыгы Рамил Муллин, юбилярны котлап. Район башлыгы Шәмсия Җиһангировага ноутбук бүләк итте. 
– Шәмсия – кояш, дигән сүз, шуңа нур чәчелә аннан, – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. – Әдәбият тарихында исемеңне калдыру җиңел түгел. Шәмсия инде ничә еллар әдәбият тарихына затлы сүзен, якты фикерен яза. Аның төп үзенчәлеге – ихласлык. Ул шигырьләре белән дә таң калдыра, җырлавы белән дә. 
Ркаил Зәйдулла белән бергә сәхнәгә язучы, шагыйрь Марсель Галиев, язучы, драматург Рәдиф Сәгъди күтәрелде. М. Галиев Шәмсия ханым белән Казан дәүләт университетында бергә укуын билгеләп үтте. 
– Беренче күрүдә үк Нонна Мордюковага охшаттым мин аны, – диде ул. – М. Мәһдиев имтиханы алдыннан тулай торак Париж салонына әйләнә иде. Имтиханга матур күлмәк кимәсәң, бишле алам димә! Ә Шәмсия тыныч. Нигә борчылмый дисәм, иске күлмәген сүтеп, аны яңа мода кысаларына кертеп теккән, шуңа тыныч йөри икән. Бишле алды! “Чәчтарашлар синең чәчеңне ала белми, башың катлаулы синең”, дип ышандырып, минем чәчне алганы истә. Әйбәт алды. Шуннан ун ел буе чәч алдырырга аңа йөрдем. Ул алмый башлагач, чәч агарды. Дөресен генә әйткәндә, Шәмсияне мондый зур шагыйрь булыр дип уйламаган идем, тыйнак бит ул. 
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Ш. Җиһангированың һәрвакыт тел, әдәбият сагында торуын, милләт өчен эшләвен билгеләп үтте. Аның әсәрләренең кандидатлык, докторлык дисертацияләре өчен нигез була алуын әйтте. “Якташларыгызны күтәрә, зурлый беләсез” дип, район халкына рәхмәтен дә җиткерде. Илгиз Халиков якташыбызга Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды. 
Шагыйрәне якташлары – Иске Карамалы һәм Баек авыл җирлекләреннән килгән делегацияләр һәм туганнары да котлады. Кичәдә Шәмсия ханымның шигырьләре, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Район үзешчәннәре белән бергә Ш. Җиһангированың әсәрләрен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Ришат Әхмадуллин, Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин һәм яшь җырчы Гөлҗиһан да башкарды. Гөлҗиһан – Шәмсия апаның кызы Гөлназ Җиһангир ованың сәхнә тәхәллүсе. 
– Сәхнә артында торганда мин үземнең бик бәхетле булуымны аңладым, – диде Гөлназ. – Мин – Баекта үскән кыз. Мине әнием һәм әбием үстерде. Без үзебезне “Мосаллия кызлары” дип йөртәбез, “без бит мөслимлеләр” дип горурланабыз. Әни дә бәхетле, дип уйлыйм – әниемнең иҗат кичәсенә аны яратучылар ераклардан ук җыелган. 
Кичәдә кызы Гөлназ белән бергә Шәмсия апа үзе дә җырлады. 
Сәхнәгә Казаннан кайткан якташларыбыз – Рәис һәм Расыйх Шәйхелисламовлар, Рәшит һәм Флүн Вилдановлар, Әлфинур Вәлиуллина күтәрелде. Алар Шәмсия апаның шагыйрә, җырчы булудан тыш уңган хуҗабикә, аш-су остасы һәм гаҗәеп бакчачы булуын да билгеләп үтте. “Шәмсия апа утырткан коры ботак та, чәчәк атып, җимеш бирә!” Якташларыбыз шагыйрәне шулай бәяләде. 
– Шәмсия үзенең иҗатын мин “Авыл у тлары ”нда эшләгәндә башлап җибәрде. Казанга күчкәч ул шаулапгөрләп дәвам итте, – диде Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев. – Баеклылар – юл ярып бара торган халык. Һәр яңалыкны кабул итеп, кулланылышка кертәләр. Шәмсиягә дә хас бу. 
Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рифкать Шаһиев Ш. Җиһангирова белән туганнар булуын билгеләп үтте. “Җеннәребез, хисләребез бер”, – диде ул, ватсап аша да шигырь белән генә язышуларын әйтеп. Шәмсия ханымның “Болгар” радиосындагы хезмәттәшләре тәбрикләүләрен экраннар аша яңгыратты. 
– Мин – тыйнак кеше, гомер буе күләгәдәрәк яшәргә тырыштым. Миңа шулай кулай, шулай рәхәтрәк. Кәпрәеп йөри башласам, Аллаһы Тәгалә шушы шөгылемнән мәхрүм итәр шикелле, – диде Шәмсия ханым кичә ахырында, якташларына мөрәҗәгать итеп. – Туган ягыңда, кендек каның тамган җирдә санламыйлар икән, дөньяга чыгып, күкрәк киереп йөрүнең файдасы да булмас иде. Башымны иеп рәхмәт әйтәм, якташларым: бик зур рәхмәт сезгә!

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев