Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппыннан сакланыгыз

2022 елның 1 июленнән 6 төбәк территориясендә югары патоген кош гриппының 25 очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 16 очрак (60% тан артык очрак) соңгы 10 көн эчендә ачыкланган.  Шуларның 11е – Калуга өлкәсе территориясендә. Эпизоотик хәлнең мондый тиз үзгәрүенең төп сәбәбе - кошларның контрольсез күчүе.

Россия Федерациясе территориясендә кошларның югары патоген гриппы барлыкка килүен кисәтү буенча күрелә торган оештыру чараларына карамастан, илнең аерым төбәкләрендә бу авыру буенча киеренке, иҗтимагый резонанслы хәл барлыкка килә.

Югары патогенлы кош гриппы хайваннарның аеруча куркыныч чире булып тора. Ул югары социаль-икътисади әһәмияткә ия. Эпизоотик хәлнең начараюы сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, Россия Федерациясе ветеринария законнары белән кошларны карап тоту, куллану, күчерү һәм реализацияләүгә карата, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә һәм ял көне базарларында куелган таләпләрне бозу, шулай ук санкцияләнмәгән сәүдә урыннарына карата уңай мөнәсәбәт, кошларның югары патоген гриппын тарату юлларын булдырды.

Төрле милек формасындагы хуҗалыкларны биологик яклауның югары дәрәҗәсе, шулай ук кош-корт һәм кошчылык продукциясе хуҗаларының Россия Федерациясе ветеринария законнары таләпләрен тайпылышсыз, тулы һәм үз вакытында үтәүләре, дәүләт ветеринария хезмәтенең вазыйфаи затлары вазыйфаларын профессиональ үтәүләре, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарын кисәтү буенча оператив чаралар күрү югары патоген кош гриппы барлыкка килүне кисәтү һәм алга таба таралуны булдырмау гарантиясе булып тора.

Кош гриппы -кошларның ашкайнату, сулыш органнары зарарлану, югары үлүчәнлек белән характерлана торган вируслы авыру.

Дәвалау. Дәвалау үткәрелми. Вирус таралу куркынычы аркасында авыру кошны юк итәләр.

Билгеләре. Авыру кошның  йомырка салуы азая, азык ашау начарлана, сусау кебек билгеләр белән күзәтелә. Авыру кошның үз  - үзен тотышы мәзәкләнә, хәрәкәтләре акрыная (башы  әйләнә, муены кәкрәя), тышкы ярсыткычларга реакциясе бетә, каурыйлары кабара, үләр алдыннан гына кикрикләре һәм алкаларында цианоз була. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йомып торалар, борын тишекләре лайла белән ябыша. Еш сулыш ала, гырлый. Шулай ук эче китә, тизәге коңгырт -яшел төстә була.

Имин районнарда кош гриппын профилактикалау буенча тәкъдимнәр.

- Дәвалау булмау сәбәпле, профилактиканың төп ысулы - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошларга вакцинация һәм ревакцинация ясау, шул исәптән яшь кошларга да. Хуҗаларга чит кош-корт белән элемтәгә кермәгән шартларда өй кошларын тотарга кирәк. Азыкны ябык биналарда сакларга кирәк.

- Яңа кошларны алып кайтуны бары тик грипп буенча имин булган өлкә һәм районнардан гына алырга кирәк. 10 көннән дә ким булмаган вакытта кошны аерым тотарга кирәк, бу чорда аның торышын игътибар белән күзәтергә. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош табылганда, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

- Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

- Кошны карауны бары тик махсус өс киеме һәм аяк киемендә генә башкарырга кирәк, аны даими рәвештә юу һәм чистарту зарур.

- Зарарланган кошларның тизәкләре  үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп,  шулай ук һава-тамчы, һава-тузан юлы белән  пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Кош белән элемтәгә кергәннән соң нинди дә булса кискен респиратор (гриппка охшаган) авыру туса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге киңәшләрне үтәп, үзегезне һәм өй кошларын грипп белән авырудан саклагыз.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев