Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды
Яңалыклар

Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды

Урта эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм күрсәтү һәм коррупция очракларын булдырмау буенча башкарыла торган практик чараларга зур игътибар бирелде

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Мөслим муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.

"Утырышта районның мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм күрсәтү һәм коррупция очракларын булдырмау буенча башкарыла торган практик чаралар кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирелде", - дип хәбәр итәләр хакимиятнең матбугат хезмәтеннән.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәте архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев