Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Коръән бәйгесе үтте

Анда Үрәзмәт, Тат. Шуран, Баланлы, Тугаш, Мөслим, Михайловка, Тат. Бүләр, Иске Карамалы авылларыннан ун конкурсант катнашты.

Бүген Элемтә авылындагы “Әскать” мәчетендә ир балалар арасында Коръән бәйгесе үтте. Анда Үрәзмәт, Тат. Шуран, Баланлы, Тугаш, Мөслим, Михайловка, Тат. Бүләр, Иске Карамалы авылларыннан ун конкурсант катнашты. Алар арасында шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайткан балалар да бар иде. Хөкемдарлар балаларның сүрәләрне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә, мәкам белән укуларына да игътибар итте. 
Бәйгедә беренче урынны Яр Чаллыдан Михайловка авылында яшәүче әби-бабасына кунакка кайткан Ислам Гайнетдинов алды. Икенче урында – Тат. Шуран авылыннан Халид Төхбәгалиев, өченчедә – Иске Карамалыдан Илһам Гәрәев һәм Михайловкадан Раил Солтанов. Җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды, барлык катнашучыларга район мөхтәсибәтенең Мактау кәгазе һәм китаплар бирелде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама