Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Корбан ул – Аллаһка якынаю, дигән сүз

20 июль көнне барча мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтте.

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Иң элек районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла вәгазь сөйләде. Вәгазьдән соң район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм котлауларын җиткерде. Гает намазыннан соң халык корбан чалырга таралды.
Кич “Кояшлы Ык” ял зонасында гаилә бәйрәме үтте. Яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм бер сәгатькә соңрак башланса да, халык шактый җыелды. Бәйрәм Коръән сүрәсе белән ачылды. Аны Җәмигъ мәчете мәзине Габделбасит хәзрәт укыды. Бәйрәмгә җыелучыларны районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов котлады. 
– Гел картлар йортында яту гына ямьле түгел бит, бәйрәмгә килдем әле менә! Кеше күрәсем килде. 90 яшьтә булсам да, уеннарда да катнашырга исәбем бар, – ди картлар йортында тәрбияләнүче Мөслиха Харисова.
– Соңгы вакытта халкыбыз иманга кайта кебек, Моны мин мәчетләргә намазга йөрүчеләрнең күп булуыннан, алар арасында өлкәннәрдән бигрәк яшьләрнең күп булуыннан чыгып әйтәм, – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов. – Иманлы булу ул – Аллаһ Раббыбыз тыйганнардан тыелып, аның кушканнарын үтәп яшәү. Иманлы гаиләнең тормышы имин, бәрәкәтле, балалары тәрбияле була. Дини белемем арткан саен мин моның шулай булуына ныграк инана барам.
Балалар Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр. Казаннан кайткан кунак – Рәсәйкүләм мөнәҗәтләр фестивале җиңүчесе Рузил Ихсанов мөнәҗәтләр укыды. Бәйрәм уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барды. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым мәйданнарда көч сынаштылар, күңел ачтылар. Ир-атлар арасында көч, гайрәт таләп итүче милли көрәш, кул көрәше кебек ярышларга игътибар зур булды. Хатын-кызлар җитезлектә ярышты.
– Бәйрәмгә гаиләбез белән килдек. Чара шундый матур оештырылган! Балаларга да күңелле, безгә дә. Дин кардәшләребез белән очрашып, аралашып, үзебезгә рухи азык алып, балаларыбыз өчен куанып кайтабыз. Киләсе елларда да бәйрәмне исән-имин каршы алырга язсын! – ди Миләүшә Каюмова. 
– Гаетне мондый форматта үткәрү динебез тарафыннан да хуплана. Бу мөселманнарның бердәм булуына этәрә һәм ниндидер сәбәпләр аркасында диннән ерак булганнарга дингә якынаю мөмкинлеген дә бирә. Мөслимдә узган бәйрәмгә бик хушландым, төпләп, уйлап оештырылган, – ди Казаннан килгән Рузил Ихсанов. –  Төрле бәйгеләр, ярышлар бара. Балалар өчен бик күп төрле күңел ачу чаралары үткәрәләр. Мине дә шушы бәйрәмгә чакырганнары өчен зур рәхмәт! 
Балалар өчен күңел ачу чаралары, чыннан да, бихисап иде. Төрле ярыш-бәйгеләрдән тыш, Рузил үзе дә балалар белән уеннар оештырды. Нәниләр җигүле атта һәм понида да йөрде. 
– Бәйрәм чыгымнарсыз гына булмый. Гаилә бәйрәмен оештырганда продукция белән дә, уеннарга бүләкләр алырга ярдәм итүчеләр дә булды. Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәткән дин кардәшләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын, Аллаһ аларга бәрәкәтен бирсен! – ди районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла. 
Бәйрәм дәвамында Ык буенда сәүдә мәйданчыклары эшләде. Теләгән һәркем учакта пешкән карабодай боткасы һәм пылау белән сыйланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама