Реклама
Яңалыклар
Контейнерларга нәрсә салырга ярамый?
Мөслим урамнарында чүп түгү өчен контейнерлар урнаштырылса да, халык чисталык мәсьәләсенә һаман битараф булып кала. Шулай булмаса, кайберәүләр чүпләрен контейнер янына өеп китмәсләр иде. Авзалов урамындагы күпфатирлы йорттагы бер үк кешеләр, чүп савытының капкачын ачарга иренеп, чүпне янәшәдә генә калдырып китәләр.
– Мөслимнең барлык күпфатирлы йорт ишегалларына да икешәр чүп контейнеры куелды. Билгеләнгән сәгатькә чүп түгү машиналары да килә. Тик кайберәүләр эштә булуларын сылтау итеп яисә башка сәбәп белән каты көнкүреш калдыкларын йорт дивары буена ташлап китәргә гадәтләнгән. Мондый күңелсезлекләргә чик кую өчен дип урнаштырылды әлеге контейнерлар. Әмма халык һаман да канәгать булып яши белми, тирә-юньне пычрату уңайлырак, күрәсең, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Копператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында куелган чүп савыты, кайчан карама, чүп-чарга күмелеп утыра. Кулланышта булган матрац та, өстәл дә, төзелеш материалларын да болгап кына атканнар шикелле.
– Мин һәр көнне кечкенә целлофан пакет белән булса да чүпне ишегалдындагы контейнерга чыгарам. Ничек инде ул үзең яшәгән урынның чисталыгын сакламыйсың?! 82 яшемә җитеп теләсә кая чүп атып киткәнем булмады. Моңарчы чүп машинасын көтеп алып, җыелган чүпне тапшыра идек, хәзер тагын да җайлырак – контейнерлар кул сузымында гына, – ди райондашыбыз Ләйсирә Солтанова.
Контейнерларның бары тик каты көнкүреш калдыклары түгү өчен генә икәнен дә белсен иде мөслимлеләр. Алайса кайберәүләр чүп савытына бакчаларыннан чыккан агач ботакларын, корыган агачларны, төзелеш материалларын да ташларга кыенсынмый. Көзге бакча эшләре барган чорда контейнерлар чүпкә күмелеп утырды.
– Күпфатирлы йортлар ишегалдындагы контейнерларга корыган помидор-кыяр сабакларын, ишегалдын тазартканнан соң җыелган чүпне дә ташлагач, контейнерларның капкачлары да ябылмый иде хәтта. “Акчасын түлибез, шулай булгач, ни телибез – шуны түгәбез!” – дип әйтүчеләр дә булды. Тик нормативларда каралганча, контейнерларга бөтен төр чүпне дә салырга ярамый. Бигрәк тә агачларны һәм төзелештән соң калган калдыкларны, – ди Рунар Сәхбетдинов.
Шушы көннәрдә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты экология хезмәткәрләре белән рейдларга чыгачак. Тиеш булмаган урынга чүп түгүчеләргә, законсыз чүплек ясаучыларга административ җәза каралган: андыйларга 2 мең сумнан 3500 сумга кадәр штраф яный.
Халыкның да зары урынлы кебек. Ул төзелеш калдыкларын, агач ботакларын нәрсә эшләтергә соң? Чүп машиналары шоферлары: “Без тураклап, капчыкка яхшылап тутырылган агач-ботакларны алып китәбез. Ләкин бит контейнерларга чүп савыты күтәрә алмаслык әйберләр салучылар да бар. Контейнерларны ватылудан сакларга кирәк”, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев