Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комсомол: мин үткән юл

ВЛКСМның 100 еллыгына

Комсомол. Мин үткән юл

Башта, әлбәттә инде, октябрятлык чоры иде. Октябрятка беренче сыйныфта кабул иттеләр. Бу чор турында хатирәләр бик аз. классны октябрят йолдызчыкларына бүләләр иде. Аңлашыла инде, йолдызчыкта бишәр кеше булды. Вожатый итеп яңа гына пионер булучыны билгеләделәр. Үсмер Ленин сурәте төшкән октябрят йолдызчыгын рәхәтләнеп тагып йөрдек.

Өченче класста пионер сафларына кабул иттеләр. Без кызыл галстук тагып йөри башладык. Галстукның өч почмагы пионерия, комсомол һәм коммунистик партиянең бердәмлеген аңлата, диделәр. Аннан тыш пионер значогын да тагарга кирәк иде. Ул значокта йолдызчык фонында өлкән яшьтәге Ленин сурәтләнгән һәм "Всегда готов!" (һәрвакыт әзер) дип язылган. Ә йолдызчыкның үзеннән ялкыннар чыгып тора. Хәзерге буынга "Всегда готов!" сүзләренең "Пионер! Советлар Союзы коммунистлар партиясенең эше өчен көрәшкә әзер бул!" дигән чакыруына җавап икәнен аңлатырга кирәк. Пионер значогын йөртүнең әлләни катлаулылыгы юк иде - мәктәп формасына тагасың да, шуның белән бетте. Пионерга керүнең беренче елларында галстук белән дә проблемалар булмады. Әмма соңга таба аны тагасы килми башлады. Аны юасы, үтүклисе бар иде, аерым төен белән төйнисе... Җиденче классларга галстук "ботаник"лар һәм үтә тәртипле малайлар символына әверелде. Калганнарга ул гел комачаулыклар тудырды, өйдә онытылып калды. Ә мәктәп ишек төбендә галстук тагуны еш тикшерделәр. Беренче дәресне калдырып, өйгә чабарга кирәк иде. Өлкән пионервожатый һәм вахтер кордоны аша узгач, галстукны сүтеп, кесәгә тыгып куя идек. Күңелле мәктәп еллары бик тиз уза. Җиденче сыйныфта пионерларны комсомолга кабул итәләр.

1974 елның октябре җитте. Җиденче сыйныфка күчкәч, барыбызның да комсомолга керәсе килә. Беренчедән, тәмам туйдырган галстукны тагасы юк. Икенчедән, комсомол билеты - фотолы беренче документ тапшырыла. Өченчедән, комсомол - бик горур яңгырый, без үзебезне зур итеп хис итә идек.

Баштагы чорда комсомол булуым җыелышларда катнашуымда һәм членлык взносларын түләүдә генә чагылды. Эшләмәүче буларак, укучылар айга 2 тиен взнос түләде. Аннан соң мине политинформатор итеп сайладылар. Политинформацияләр атнага ике тапкыр үтте. Алар дәрескә кадәр оештырыла иде. Алдан әзерләнәм. Советлар Союзында, дөньяда нинди хәлләр булуы турында газеталардан укып сөйләдем. Бу миңа ошый иде: классташлар алдында, текстка карамыйча гына, чыгыш ясыйсың. Шулай итеп мәктәп еллары да тәмамланды. Бу 1977 ел иде.

Көз көннәренең берсендә әни миңа: "Сине Мөслим районы комсомол комитеты беренче секретаре Илгиз Низамов чакыра", - диде. Райкомолга баргач, Низамов миңа Мөслимнән 20 километр ераклыкта урнашкан "Михайловка" совхозының комсоргы вазыйфасын тәкъдим итте. Мин хулиганрак егет идем, һәм бу тәкъдим минем өчен шактый ук көтелмәгән булып чыкты. Уйлармын, дидем. Әни үгетләгәч, икенч ризалыгымны бирдем. Совхозда комсорг ставкасы юк иде һәм рәсми рәвештә мине совхоз өчен гаҗәп булган вазыйфага - производство гимнастикасы буенча инструктор итеп эшкә алдылар. Совхозның кадрлар бүлеге җитәкчесе Александр Иванов минем өчен сәер булган документлар - комсомол җыелышлары һәм комитет утырышлары беркетмәләрен язарга өйрәтте. Комсомол райкомы һәм совхозның парторгы Әсвәт Харисов ярдәмендә шул җыелышларны һәм утырышларны үткәрдем. Партком бүлмәсендә совхоз алдырган газеталарны теркәп бардым, райкомолга отчетлар яздым, төрле бәйрәмнәр һәм спорт чаралары үткәрергә булыштым, үзем дә катнаштым, өмәләргә йөрдем - совхоз умартачылыгында умарта йортына оялар кертештем, орлык калиблауда, агулауда эшләдем, хәтта тирес чыгаруда да катнашырга да туры килде. Бер сүз белән әйткәндә, башлангыч оешма (колхоз, совхоз, башка оешма-учреждениеләрдәге оешмлар) комсоргының гадәти тормышы әнә шундый иде. Ул чорда комсомол эше миңа ошамады, дөресрәге, минем үсеш ул дәрәҗәдә түгел иде. Шуңа да ул өлкәдә казанышларга ирешмәдем. Начар эшләгәнем өчен ВЛКСМның район комитеты бюросында ярыйсы гына эләккәннән соң, мин эштән киттем. Комсомол карьерамның башы барып чыкмаса да, ул чордагы остазларыма хәзер дә рәхмәт укыйм. Алга таба комсомолның минем яшьлегемнең, алай гына да түгел, бөтен тормышымның язмышы икәнен аңладым.

1978 елның көзендә мине армиягә алдылар. Карантинда, биографиябезне язып, анкета тутырганда мин производство гимнастикасы буенча инструктор булып эшләдем дип түгел, ә совхоз комсоргы дип яздым. Командирлар моңа игътибар иткән. Карантиннан соң, хуҗалык взводына эләктем һәм бер-ике айдан соң, мине штаб ротасының комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Шартлы рәвештә штаб ротасы дүрт аерым взводтан тора иде: хуҗалык, сак, элемтә һәм мина-шартлату. Алар бер казармага урнашкан иде. Штаб ротасы комсомол оешмасына алардан тыш яшь офицерлар һәм хезмәт вакытлары тулганнан соң калучылар да керде. Офицерларның да сиңа үз тиңнәренә караган кебек караулары кемгә ошамас! Алар, йә характеристика, йә берәр мәкалә язуны, йә башка рота җыелышында чыгыш ясавымны сорап, еш мөрәҗәгать итәләр иде. Ә характеристикалар еш язылды. Чираттагы дәрәҗәне алу, КПСС членлыгына кандидат булу өчен ул бик кирәкле документ булды. Дембельгә дә һәркем диярлек характеристика белән китте. Моңа мин бик тиз өйрәндем. Гомумән, армиядә бар нәрсәгә тиз өйрәнәсең. Комсомол җыелышларын, рота бюросы утырышларын оста алып бардым, шулай ук оста итеп беркетмәләрен дә төзедем. Комсомол эшен миңа тапшырганда элек эшләгән солдат бер формуланы яхшы аңлатты: җыелыш булды, беркетмәсе юк - димәк, җыелыш булмады һәм, киресенчә: җыелыш булмады, беркетмәсе бар - димәк, җыелыш булды. Дөрес, мин бу формуланы файдаланмадым, намуслы эшләдем, җыелышларга һәм утырышларга һәрвакыт батальонның комсомол комитеты секретаре лейтенант Вахрушевны чакыра идем. Частьнең ВЛКСМ комитеты әгъзасы булдым, бригада отчет-сайлау конференциясе делегаты булып сайландым. Абруй казандым дияргә мөмкин. Хәтта ки хуҗалык взводы командиры прапорщик Перевозчиков, бөтен уставларга каршы килеп, миңа исем-отчество белән эндәште.

Армиядән Казан дәүләт медицина институтының әзерлек бүлегенә юллама белән кайттым. Һәм 1982 нче елның 1 сентябрендә күңел түрендәге хыялым тормышка ашты - медицина институты студенты булдым. Беренче курста мине агымда хәрби-патриотик эш өчен җаваплы итеп билгеләделәр, аннан соң институтның ВЛКСМ комитетына ОКОД (дружиначыларның оператив комсомол отряды) командиры итеп сайладылар. Шул чакта институт парторгы Владимир Добронецкий: "Әйбәт эшләсәң, партиягә кабул итәчәкбез", - диде. ОКОД командиры эше бик тынгысыз булып чыкты. Көн саен милициянең терәк пунктында дежур тордык, участковый белән проблемалы фатирларда йөрдек, чакыруларга чыктык, шәһәркүләм чаралар вакытында "усиление"гә йөрдек.

1984 нче елның 24 октябрендә шәһәр ОКОДы командиры Әнвәр Маликов Яшьләр үзәге дискобарында актив өчен ябык кичә оештырды. Шунда мин булачак тормыш иптәшем белән таныштым, инде 32 ел бергә яшибез, өч бала үстердек.

Беренче курстан соң миңа төзелеш отряды командиры вазыйфаларын йөкләделәр. Ул елны безнең отряд институт буенча икенче урынны алды. Икенче курста комсомол комитеты секретаренең хезмәт тәрбиясе буенча урынбасары - хезмәт эшләре штабы җитәкчесе һәм Тәтеш зона төзелеш отряды штабы әгъзасы итеп сайландым. Бу вазыйфаларны диплом алганчы үтәдем. Хезмәт эшләре штабы җитәкчесенең вазыйфалары күп. Иң мөһиме - студентларның төзелеш отрядлары эшчәнлеген оештыру. Линия төзелеш отрядлары (ЛСО) командирларын сайлау һәм әзерләү, отряд "сугышчылары"на куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү, объектларга чыгу, отряд тормышына даими контрольлек итү, кабул итүче оешмалар белән хезмәттәшлек итү, отряд әгъзалары һәм төзелеш оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы үтәлешен күзәтү - барысын да санап чыкмалы түгел. Ул чорда институтыбыз төзелеш отрядлары эше нәтиҗәләре буенча республикада беренче урыннарны яулады. КПССның Татарстан өлкә комитеты, Министрлар советы, ВЛКСМ өлкә комитеты һәм Татоблсовпрофның Кызыл байрагы мединститутта мәңгелеккә калдырылды. ВЛКСМның район комитетыннан секретарьнең 0,5 ставкасы күләмендә хезмәт хакы да алдым. Дүрт ел дәвамында студентларның төзелеш отрядлары Тәтеш зона штабы әгъзасы булдым. Бишенче курста КПССка кердем. ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты һәм Татарстан өлкә комитеты, Татоблсовпроф президиумы, Вахитов райкомының Мактау грамоталарына лаек булдым, ВЛКСМ Үзәк комитетының "Молодой гвардеец ХI пятилетки" билгесе белән бүләкләндем. Мөслим районы һәм Байкал аръягы хәрби округының 17 нче аерым тимер юл бригадасының комсомол оешмаларына конференцияләренә делегат итеп сайландым, икешәр тапкыр Казан шәһәре Вахитов районы һәм Казан шәһәр комсомол оешмалары конференцияләре делегаты булдым. Комсомол сафларындагы күпьеллык хезмәтем өчен бүләк язуы белән комсомол документларым үземдә калдырылды.

Комсомолда эшләгән елларымны сагынып искә алам. Ул еллардагы документларны һәм таныклыкларны кадерләп саклыйм. Комсомолда бергә эшләгән иптәшләрем белән һәр очрашу - минем өчен олы бәйрәм. Комсомол мине бик күп искиткеч кешеләр белән очраштырды. Комсомолда мин тормыш мәктәбе үттем, аралашу, оештыру һәм идарә итү тәҗрибәсе тупладым.

Хәзер комсомол бюрократик һәм чиктән тыш идеологияләштерелгән оешма иде дигән фикерләр ишетергә мөмкин. Бәлки, бу өлешчә шулайдыр да. Әмма комсомолны алыштырырлык орган бүгенгә кадәр юк. Ә бит бөтен Россия яшьләрен берләштерүче көчле оешма кирәк. Идеологиягә килгәндә, беренчедән, мин бу идеология иң начары булган, дип санамыйм, Икенчедән, идеологиясен алып ташласаң, комсомолдан нәрсә кала? Җавап бирәм: безнең яшьлек, хезмәт, энтузиазмы һәм якты киләчәккә ныклы ышаныч.

Илдар Ногманов.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев