Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Имашев вафат

95 яшендә актер, композитор һәм театр эшлеклесе Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат булган. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә хәбәрдә.

«Яшисе килеп яшәргә кирәк. Бүтән сере юк. Ашау-эчү, хәрәкәт – һәркайсыбызда бар. Нинди эш булса да, эшне сайлап түгел, эшлисе килеп эшләргә кирәк. Теләгемә каршы мине директор итеп куйдылар, ләкин мин ул эшне яратып башкардым. Нинди эш эшләсәң дә, яратып эшлә. Тормыш дәвам итә, алга бара. Кыскача гына җаваплыйм: яшисе килеп яшәргә кирәк», – дип сөйләгән иде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргә әңгәмәсендә.

Тулырак tatar-inform.tatar/news/kompozitor-ham-teatr-esleklese-masgut-imasev-vafat-5923540

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев