Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Компьютер белеме» технологиясе буенча дәресләр

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы Уханов Алексей Васильевич, олы яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт актив, энергияле һәм тормыш көче белән тулы

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы Уханов Алексей Васильевич, олы яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт актив, энергияле һәм тормыш көче белән тулы. Нәкъ менә шундый кешеләр турында җаны яшь дип әйтәләрдер. Ул һәрвакыт ниндидер эшләр белән мәшгуль. Я белгечләргә чаралар оештырырга булыша, я "көмеш волонтер" буларак, интернат-йортта яшәүчеләргә ярдәмгә ашыга. Күршеләре дә Алексейның үзен бик хөрмәт итәләр, төрле киңәшләр сорап киләләр. Әмма аның иң яраткан шөгыле - "компьютер дөньясы"белән танышу.
Алексей Васильевич компьютерда эшләргә өйрәнгән инде, үзе интернетта да эшли ала, сәяхәтчеләр, тарихи вакыйгалар турында кызыклы материалларны рәхәтләнеп таба ала. Рус шагыйрәсе Анна Андреевна Ахматованың тормышы һәм иҗаты турындагы презентацияне интернеттан алып, өйрәнгәннән соң, үз тормышы турында шундый ук презентация төзеп карау кызык булыр, дигән уйга килде. "Минем дә электрон альбомым булачак", - ди ул, үзенең бәхетле елмаюы белән. Алда әле күп кызыклы, күп файдалы эшләрне ул үзе эшли алачагына сөенеп һәм шул матур фикерләренә елмаеп.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев